tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Саф сулы ямьле Саба”
“Саф сулы ямьле Саба”

“Саф сулы ямьле Саба”

Саба районында «Саф сулы ямьле Саба» экологик проект кысаларында «Саба чишмәләре — халкым йолалары» дигән чара узды.

Район үзәк китапханәсе каршындагы иҗади клубларга йөрүчеләр башта үзәк мәйданга җыелды. Район үзәк китапханәсе җитәкчесе Ләйсән Билалова проектның ничек барлыкка килүе, аның максаты, киләчәк буыннарга тапшырасы йолалар турында сөйләде һәм әлеге чара узган авыллардан килгән кайтавазлар белән таныштырды.

Районның баш экологы Ришат Билалов та үз чыгышында чишмәләрнең сакланышы, аларның яшәү чыганагы булуын искә алды. Җыелган халык үзәк мәйдан буйлап җырлый-җырлый «Ямьле Саба» яр буена юл алды. Чишмә буенда милли киемле егетләр-кызлар каршы алды. Сабаның тарихын өйрәнүче Равил Гомәров Сабаның килеп чыгышы, аңа нигез салынуы турында сөйләде.

Алга таба китапханәчеләр халкыбызның чишмә буйларында узган гореф-гадәтләрен, милли йолаларын күрсәттеләр. «Каз бәбкәсе саклау», «Яңгыр яудыру», «Кер чайкау», «Самавыр агарту», «Печәнгә төшү» күренешләрен күрсәттеләр. Шулай ук елга буенда яшь парларның вәгъдәләшү, киленгә «Су юлы күрсәтү» күренеше дә игътибарга лаек булды. Бәйрәм татар халык җырлары һәм уеннары белән үрелеп барды.

Соңыннан Ләйсән Билалова проектның эстафета символын Сатыш китапханә мөдиренә тапшырды. Бәйрәм чишмә янында чәй эчү белән тәмамланды.

Гүзәлия Ганиева.

saby-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*