tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тынгы белмәс шәхес
Тынгы белмәс шәхес

Тынгы белмәс шәхес

Күренекле якташыбыз, мөхтәрәм аксакалыбыз, Түбән Новгород өлкәсе Пильна районының хөрмәтле гражданины, өлкәбезнең атказанган ветераны, петрякслы Нәим абый Абдуллин, 94 яшенә карамастан, һаман сафта, 1965-1980 елларда Пильна район комитетының беренче секретаре булып эшләгән шәхесебез бүген дә иҗтимагый-сәяси тормышыбыз белән кызыксынып яши. Күптән түгел генә менә шундый актив позицияле олуг якташ-милләттәшебез өлкә Кремлендә “Түбән Новгородның 800 еллыгы истәлегенә” медале белән бүләкләнде.

Авылдашлары, райондашлары, барча якташлары һәм дә редакциябез исеменнән, Нәим Абдулбәровичны ихластан чираттагы олуг бүләге белән тәбрик итәбез, аңа милләтебез һәм дәүләтебез файдасына куйган фидакарь хезмәте өчен олы рәхмәт белдерәбез, 100 яшьлек юбилее белән котларга өметләнеп калабыз.

“Туган як” редакциясе редакциясе.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*