tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сәхнә итеп басу түрен!..
Сәхнә итеп басу түрен!..

Сәхнә итеп басу түрен!..

Актаныш районы басуларында кыр эшләре киң колач алып, кызу темп белән дәвам итә. Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сарае хезмәткәрләре “Башак”, “Тамыр” хуҗалыклары механизаторларын тырыш хезмәткә илһамландырып, мәдәни ял минутлары бүләк иттеләр.

Җырлы хезмәт – күңелле хезмәт! Районыбыз басуларында кыр эшләре киң колач алып, кызу темп белән дәвам итә. Озак еллар дәвамында яшәп килгән күркәм традиция буенча, мәдәният хезмәткәрләре – Башкарма комитетның авыл хуҗалыгы идарәсе белән берлектә урыннарга барып, игенчеләр алдында чыгыш ясыйлар.

Актанышның җыр-моң сандугачлары башкаруында яңгыраган җыр-моңнар, дәртле биюләр басу батырларының эш көнен чын мәгънәсендә бәйрәмгә әверелдерде, яңадан-яңа хезмәт уңышларына өндәде.

Юлай Низаев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*