tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Сәләт» ул – кайтасы килгән урын»: Биләрдә «Сәләт» форумы тәмамланды
«Сәләт» ул – кайтасы килгән урын»: Биләрдә «Сәләт» форумы тәмамланды

«Сәләт» ул – кайтасы килгән урын»: Биләрдә «Сәләт» форумы тәмамланды

Биләрдә XI Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумының соңгы алтынчы сменасы – ЛИДЕРЛЫК БИЛӘР ФОРУМ (ЛИДЕРСТВО/LEADERSHIP) төгәлләнде. Соңгы смена Татарстан Республикасының Россия мәктәп укучылары хәрәкәте белән берлектә оештырылды, анда илнең 12 төбәгеннән меңнән артык активист-бала катнашты.

«Сәләт» Россия мәктәп укучылары хәрәкәте белән бишенче ел рәттән уртак смена үткәрә. Быел Татарстанга Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенең экология һәм лидерлык юнәлешләре вәкилләре килде: 300 яшь эколог һәм лидер дөньядагы иң кискен проблемалар һәм аларны чишү ысуллары турында фикер алышуны дәвам иттәләр, шулай ук актив рәвештә үзләре һәм әйләнә-тирә дөнья белән гармониядә булырга өйрәнәләр.

Татарстан Республикасы буенча Россия мәктәп укучылары хәрәкәте рәисе Динар Сафин оешмаларның күпьеллык хезмәттәшлегенең әһәмияте турында сөйләде.

«Биш ел дәвамында Россия мәктәп укучылары хәрәкәте һәм «Сәләт» иңне иңгә куеп эшлиләр һәм Татарстан яшьләре өчен генә түгел, башка регионнардан килгән кунаклар өчен дә онытылмаслык мохит тудыралар. Минемчә, без акыллы, иҗади һәм максатчан яшьләр буыны тәрбиялибез. Үзара тәҗрибәләребез белән уртаклашып, без ниндидер яңа нәрсә булдырабыз һәм әлеге катлаулы эштә, һичшиксез, уңышка ирешәчәкбез. “Сәләт” ул – кайтасы килгән урын», – дип ассызыклады Динар Сафин.

Сменаның ябылыш тантанасында «Сәләт» яшьләр үзәгенең үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен әйдаманнар, башҗитәк, оештыру комитеты вәкилләре I, II һәм III дәрәҗәле Сәләт билгеләре белән бүләкләнде.

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*