tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ш. Закиров исемендәге “Идел-йорт 2021” төбәкара театр коллективлары конкурсының җиңүчесе билгеле булды
Ш. Закиров исемендәге “Идел-йорт 2021” төбәкара театр коллективлары конкурсының җиңүчесе билгеле булды

Ш. Закиров исемендәге “Идел-йорт 2021” төбәкара театр коллективлары конкурсының җиңүчесе билгеле булды

21 нче мәртәбә оештырылучы Ш. Закиров исемендәге “Идел-йорт 2021” төбәкара театр коллективлары конкурсының йомгаклау тантанасы Казанның Г. Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театрында узды. Бәйге «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» программасын тормышка ашыру кысаларында уза һәм театр традицияләрен саклап калуга һәм милләтара элемтәләрне ныгытуга ярдәм итә.

Конкурста финалга чыккан 12 коллектив үз спектакльләрен Казанда күрсәтте. Алар арасында Самара, Краснодар, Оренбург, Ульяновск өлкәләре, Чувашия, Башкортстан, Татарстан республикалары театрлары. Бүген Камал театры сәхнәсендә җиңүчеләрнең исемнәрен атадылар. Чарада катнашучыларны Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән, Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи сәламләде.

Ш. Закиров исемендәге XXI “Идел-йорт 2021” төбәкара театр коллективлары конкурсының Гран-приена быел Ф. Бүләков әсәре буенча куелган “Сөясеңме-сөймисеңме?” спектакле белән Башкортстанның Кушнаренко районы “Мизгелләр” халык театры коллективы  һәм “Казан егетләре” спектакле белән Питрәч районының “Балкыш” халык театры лаек булды.

I дәрәҗә лауреат – А. Гыйләҗев әсәре буенча куелган “Яра” спектакле белән Башкортстанның Октябрьск шәһәре “Чулпан” берләшмәсе коллективы,

II дәрәҗә лауреат – Г. Камал әсәре буенча куелган “Беренче театр” спектакле белән Башкортстанның Нефтекамск шәһәре мәдәни үзәге татар халык театры,

Данил Салихов әсәре буенча куелган «Микүләй дәдәйнең бөер ташы» спектакле белән Пермь краеның Барда районы мәдәният һәм ял үзәгенең үзешчән театры.

III дәрәҗә лауреат – Әминә Яхина әсәре буенча куелган “Аккошым спектакле” белән Ульяновск шәһәренең “Нур” халык театры,

Риза Ишморат әсәре буенча куелган “Үлмәс җыр” спектакле белән Оренбург өлкәсенең Татар Каргалысы авылындагы “Яктылык” үзешчән коллективы.

“Үзешчән театр сәнгатен үстерүгә керткән өлеше өчен” номинациясендә Ульяновск шәһәренең “Нур” халык театры режиссеры Җәмилә Мифтахова бүләкләнде.

“Иң яхшы ир-ат роле” номинациясендә   “Беренче театр” спектаклендә Хәмзә роле өчен Наил Раянов бүләкләнде (Башкортстанның Нефтекамск шәһәре мәдәни үзәге татар халык театры).

“Иң яхшы хатын-кыз роле” номинациясендә “Яра” спектаклендә Зөләйха роле өчен Ауфә Насыйбуллина бүләкләнде (Башкортстанның Октябрьск шәһәре “Чулпан” берләшмәсе коллективы).

“Иң яхшы эпизодик роль” номинациясендә “Алты кызга бер кияү” спектаклендә Зөләйха ролен башкарган өчен Алия Кәримова бүләкләнде (Самара өлкәсенең Камышлы районы А. Давыдов исемендәге мәдәният йорты халык театры).

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*