tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгы уңаеннан Казанда мәгърифәтчегә һәйкәл ачылачак
Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгы уңаеннан Казанда мәгърифәтчегә һәйкәл ачылачак

Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгы уңаеннан Казанда мәгърифәтчегә һәйкәл ачылачак

Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгы уңаеннан Казанда мәгърифәтчегә һәйкәл ачылачак. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың эчке һәм тышкы хәле турында еллык Юлламасында ТР Дәүләт Советының 40нчы утырышында хәбәр итте.

“2018 елда бөек татар галиме Шиһабетдин Мәрҗани тууына 200 ел булачак, шуңа бу ел Мәрҗани елы дип игълан ителде. Шул уңайдан Мәрҗанинең 200 еллыгы уңаеннан Казанда мәгърифәтчегә һәйкәл ачылачак. Һәйкәл Казанның “Мәрҗәни” мәчете янында булачак”, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов республиканың эчке һәм тышкы хәле турында еллык Юллама белән ТР Дәүләт Советының 40нчы утырышында мөрәҗәгать итә. Утырыш Казанның С.Сәйдәшев исемендәге Зур Дәүләт концертлар залы бинасында оештырылды.

Фотода: Рифкать Вахитов картинасы.

Ләйлә Хәкимова
tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*