tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сокланырлык гомер юлы
Сокланырлык гомер юлы

Сокланырлык гомер юлы

Танылган милләттәшебез Ринат Ислам улы Сәйфетдинов гомере буе туган җиренә тугрылык саклап яши. Ул озак еллар район күләмендә җитәкче урыннарда эшли. Ә соңгы егерме ел дәвамында татар милли-мәдәни автономиясенең җирле бүлекчәсен әйдәп бара.

Ринат Ислам улы 1956 елның 7 сентябрендә Ульяновск өлкәсе Яңа Малыклы районы Урта Исәнтимер авылында дөньяга килә. Авылда урта мәктәпне бетереп, Мәләкәс авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. Аннары Ульяновск авыл хуҗалыгы институтын “Экономист-оештыручы” белгечлеге буенча тәмамлый. Ә мөстәкыйль хезмәт юлын туган авылының “Путь Ленина” колхозында экономист буларак башлап җибәрә. Беркүпме тәҗрибә туплагач, тырыш, максатчан, эшен җиренә җиткереп башкаручы яшь белгечне районның финанс бүлегенә эшкә алалар. 22 яшендә инде ул районның Дәүләт страхованиесе инспекциясе башлыгы итеп раслана. Аннары аңа партиянең район комитетында инструктор булып эшләргә туры килә. Үзен бары тик уңай яктан гына күрсәткән, теләсә кем белән дә уртак тел таба белгән, хезмәтен җаваплылык хисе тоеп башкарган милләттәшебезне 1988 елда тагын да дәрәҗәлерәк урынга билгелиләр – райисполкомның финанс бүлеге мөдире вазыйфаларын башкаруга керешә. Ун ел буе шушы җаваплы урында бөтен көчен, тырышлыгын куеп эшли һәм югары нәтиҗәләргә ирешә. Ә соңгы елларда Ринат Ислам улы район почтамты начальнигы, район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча беренче урынбасары, администрациянең ТЭР, ЖКХ, төзелеш һәм юл эшчәнлеге идарәсе башлыгы һәм контроль-хисап палатасы рәисе вазыйфаларын үти.

Милләтебезнең бүгенгесе һәм киләчәге турында чын ихластан борчылып яшәүче Ринат Ислам улы менә егерме елдан артык инде районның татар автономиясенә җитәкчелек итә. Район хакимияте, мәгариф һәм мәдәният бүлекләре җитәкчеләре, татар авылларының поселение башлыклары, ана теле укытучылары, татар җанлы эшмәкәрләр белән аңлашып, кулга-кул тотышып эшләп, районда ел саен Татар теле һәм мәдәнияте көннәре, Сабантуй бәйрәме, төрле конкурс һәм фестивальләр үткәрү чарасын күрә. Шулай ук “Өмет” өлкә татар газетасын халык арасында таратуга да зур өлеш кертә. Мәктәпләрдә татар теле фән буларак һәм түгәрәкләрдә өйрәнелә, клубларда татар сәнгать коллективлары эшләп килә, мәчетләребездә биш вакыт намаз укыла һәм дини дәресләр алып барыла, халык милли һәм дини гореф-гадәтләребезне, йолаларны саклап калырга тырыша, ди Ринат Ислам улы.

Яңа Малыклы төбәге татарларының лидеры күпьеллык тырыш хезмәте өчен Россия Федерациясе региональ үсеш министрлыгының Почет грамотасы, Ульяновск өлкәсе Губернаторы һәм Яңа Малыклы район хакимиятенең, өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең Рәхмәт хатлары, Бөтендөнья татар конгрессының “Татар халкы алдындагы олы казанышлары өчен” медале белән бүләкләнгән.

Милләттәшебезнең гаилә тормышы да үрнәк булырлык. Хатыны Гөлфия ханым белән менә 40 елдан артык инде язмыш сукмагыннан бергә атлыйлар. Хәзер бары тик уңышлары белән генә сөендерүче бала-оныкларының бәхетле тормышына шатланып яши алар.

Р.НИГЪМӘТЛЕ

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*