tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Таныклык җаваплылык хисе өсти
Таныклык җаваплылык хисе өсти

Таныклык җаваплылык хисе өсти

Районыбыз халкы ислам дине кануннары буенча яшәргә омтыла. Бездә гореф-гадәтләр дә, милли һәм дини йолалар да бергә үрелеп бара, һәркем аларны тиешенчә үтәргә тырыша. Мәчетләребездән мөселманнарны намазга чакырып азан яңгырый, дини чаралар, мәҗлесләр уздырыла.

2016 елда Иске Кулаткы бистәсенең “Сафия” мәчете карамагында ислам дине нигезләрен өйрәнү буенча курслар ачылган иде. Мөгаллимә Асия ханым җитәкчелек иткән әлеге курслар төрле урыннарда хезмәт итеп, лаеклы ялга чыккан иманлы, тәртипле хатын-кызларны очраштырды. Бер-беребезне белсәк тә, укулар вакытында тагын да дуслашып, бердәм коллективка әйләнеп, бик тырышып гарәп әлифбасын өйрәнә башладык.

Әлбәттә инде, дини белем алу җиңел булмады. Маңгай тирләрен шактый түгәргә туры килде. Хәрефләрне өйрәнеп беткәч, Коръәни-Кәримне дөрес итеп уку нияте белән тәҗвид фәнен үзләштердек. Ә иманыбызны ныгыту, Аллаһыга, аның пәйгамбәрләренә, фәрештәләренә, китапларына ышану кирәклеген аңлап, гакыйдә фәне серләренә төшендек. Фикһ дәресләрендә тәһарәт, госел алу тәртипләрен, намаз уку кагыйдәләрен өйрәндек. Әлһәмдүлилләһи шөкер, шуннан соң мәчетебездә җәмәгать белән бик шатланып намазлар укый башладык. Шулай ук дини бәйрәмнәр уңаеннан – Кадер, Рәгаиб, Бәраәт кичәләрендә нәфел намазлары укыдык, барчабыз өчен дә үрнәк булган Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) тормыш юлын, хәдисләрен өйрәндек, курс эшләре һәм рефератлар яздык. Ә җәй көннәрендә сахрага чыгып, гыйбадәт кылдык, тәмледән-тәмле ризыклар пешереп, бергәләп чәй эчтек.

Һәм менә шушы көннәрдә генә уку-укыту программасын тулысынча үзләштереп, таныклыклар алу бәхетенә ирештек. Таныклыкларны мәчетебезнең имам-хатыйбы Фәрит хәзрәт Азизов тапшырды. Ә мөгаллимәбез Асия ханым матур, җылы сүзләрен, изге теләкләрен ирештереп, һәркайсыбызга Коръәни-Кәрим китабын – Каләм шәрифнең мәгънәви тәрҗемәсен бүләк итте. Ул дини белемебезне гаиләләребезгә, бала-оныкларыбызга җиткерү өстендә армый-талмый эшләргә һәм киләчәктә якыннарыбызны мәчет карамагындагы курсларга укырга алып килергә киңәш итте.

Укуны башлап җибәргәндә һәм белем алу дәверендә безгә һәрьяклап ярдәм күрсәткән Рәйсә Якуб кызы Мусинага, Зәйтүнә апа Арслановага, Алия апа Бекеровага, мәчетебезнең элеккеге имам-хатыйбы Ринат хәзрәт Бәшировка чиксез рәхмәтлебез. Дин юлында зур тырышлык һәм көч куюы, бөтен күңелен биреп белем бирүе, безне әдәп һәм әхлак тәрбиясе серләренә төшендерүе өчен үзебезнең мөгаллимәбез Асия ханыма чын ихластан рәхмәт сүзләребезне юллыйбыз. Аллаһы Тәгалә аңа әҗер-саваплар, исәнлек-саулык, яңа уңышлар, ике дөнья бәхетен һәм рәхәтен насыйп итсен.

Раббыбыз һәркайсыбызга Коръән кушканча яшәргә, саулыкта, муллыкта гыйбадәтле гомер кичерергә язсын.

Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткының “Сафия” мәчете карамагындагы дини курсларны тәмамлаган шәкертләр.

http://emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*