tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле себер якларында зур программа белән чыгыш ясый
Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле себер якларында зур программа белән чыгыш ясый

Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле себер якларында зур программа белән чыгыш ясый

Бу көннәрдә Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле себер якларында чыгыш ясый.

«11-18 июнь көннәрендә ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле „Мирас“ концерт программасы белән Ханты-Манси автономияле округында чыгыш ясый. Гастрольләр Россия Мәдәният министрлыгының ил күләмендәге гастроль-концерт планы нигезендә „Без — Россия“ федераль программасы кысаларында үтә», дип хәбәр итә ансамбльнең матбугат үзәге.

Программа «РОСКОНЦЕРТ» федераль дәүләт мәдәният учреждениесе тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Төмән халкына 11 июнь көнне XX гасыр башындагы Казан һәм Себер татарларының фольклор-этнографик материалларына нигезләнгән «Туй» музыкаль-хореографик спектакле күрсәтелгән. Бу — ансамбльнең Казан, Мәскәү, Владимир, Чабаксар, Пермь, Свердловск һәм Россиянең башка шәһәрләрендә уңышлы куелган премьерасы.

Бүген коллектив Покачида чыгыш ясый. Концерт чыгышларыннан тыш, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле артистлары Покачи шәһәрендә балалар һәм зурлар өчен мастер-класс үткәрәчәк.

«Без һәрвакыт милли сәнгатькә кызыксынуы булган хезмәттәшләребез белән профессиональ осталыгыбызны уртаклашабыз», — дип ассызыклый Дәүләт җыр һәм бию ансамбле директоры Юрий Жуков.

17 июньдә концерт Нижневартовскта узачак.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*