tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тарих ул — хәтер
Тарих ул — хәтер

Тарих ул — хәтер

Һәр халыкның үзенә генә хас тарихы бар. Тарих ул — хәтер. Хәтер югалса, яшәешнең бөтен мәгънәсе югала. Үз халкыңның тарихын өйрәнмичә, аның үткәнен белмичә, хәзерге тормышны аңлап, яңаны төзеп булмый.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миннеханов Дәүләт Советының еллык юлламасында: «Рухи кыйммәтләрне саклау, ныгыту, милли традицияләрне торгызу мөһимлеген игътибарга алып, Россия халыкларының мәдәни мирасы елын дәвам итеп, 2023 елны Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан итәм», — дип мөрәҗәгать иткән иде. Димәк, без дә үз чиратыбызда бу эштән читтә калырга тиеш түгелбез. Туган ягыбызның тарихын өйрәнеп, хәзерге һәм киләчәк буыннар өчен мәгълүмат туплау, истәлек калдыру максатын куйдык.

Татарстанда яшәүче һәр кеше, нинди генә милләт вәкиле булмасын, үз телен, тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен белергә, милли бәйрәмнәрен, традицияләрен өйрәнергә, хөрмәт итәргә тиеш. Тормыш-көнкүрештә билгеле бер йола, гореф-гадәтләрне үтәү һәм бәйрәмнәр үткәрү барлык милләтләргә дә хас.

Сулар аккан кебек, чорлар, еллар үткән. Татар халкы гасырдан-гасырга, буыннан-буынга, әби-бабайдан әти-әнигә, әти-әнидән балага борынгы бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын югалтмыйча тапшырып килгән, һәм алар, күпмедер дәрәҗәдә үзгәреп, югалып бетә язып, безнең көннәргә дә килеп җиткән.

Бишек җырлары — халкыбыз мирасы

Бишек җыры — фольклорның борынгы төрләренең берсе. Балаларны йоклатыр өчен барлыкка килгән көй яки җыр. Бишек җырлары — ананың үзенчәлекле догасы ул.
Милләтебезгә, гореф-гадәтләребезгә карата булган ярату һәм хөрмәт хисе сабыйларга нәкъ менә бишек җырлары аша җиткерелә. Алар — халкыбызның әнидән сабыена бүләк ителүче иң беренче моңлы мирасы.

Мин тууга, әнием бишек җырлары белән тибрәтеп йоклаткан, елаганда тагын бишек җыры көйләп юаткан. Балалар бакчасына йөргәндә дә, мәктәптә әдәбият дәресләрендә дә без бишек җырлары белән таныштык, аларны өйрәнүне һаман дәвам итәбез. Бу җырлар борынгыдан барлыкка килгән. Аларны әбиләребез, әниләребез, апа-сеңелләребез үзләре уйлап чыгарган. Шул җырлар безгә дә буыннан-буынга күчеп килеп җиткән. Бишек җырлары халык җырлары белән бер үк вакытта барлыкка килгән дип санала. Алар инде моннан мең еллар элек тә булган. Салмак кына агылучы моңлы аваз сабыйны тынычландырган. Ул сөйләшә белмәсә дә, сүзләрне аңламаса да җырны тыңлап изрәп йокыга киткән. Ана теле иң беренче балага бишек җыры аша үтеп кергән.

Бу җырлар ни өчен бишек җырлары дип атала соң? Монысы да безнең тарихыбызга барып тоташа. Борынгы бабаларыбыз яңа туган сабыйны тирбәтү өчен махсус җайланма уйлап тапкан. Ул бишек дип аталган. Аларның ниндиләре генә булмаган. Нечкә тал чыбыгыннан үрелгәннәре дә, агачны уеп ясалганнары да, тактадан сырлап эшләнгәннәре дә. Бишекләрдә әтиләребезнең, бабаларыбызның уңганлыгы, матурлык белән бергә үрелгән өметләре, һөнәргә осталыклары, рухи дөньялары чагыла. Кечкенә вакытта, курчаклы уйнаганда, аларны «ә-ә-ә итә» дип, үзебезчә йоклаткандай итә идек.

Әниләребез безгә бишек җырларында үзләренең киләчәккә булган өметләрен сала. Һәр сабыйның тормыш белән очрашуы бишек җырыннан башлана. Халкыбызга кирәк, бик кирәк бишек җырлары. Бу моң һәр өйнең ишеген кагардай булсын. Бишекләрдән бишекләргә күчеп, өй түрендә урын алсын, бала чагыбызга алып кайтсын. Әниләребезнең йокысыз төннәрен, әтиләребезнең сагынып эштән кайткан минутларын, әбиләребезнең безне яратып сөйгән йомшак кулларын искә төшереп торсын һәм бу кадерле кешеләребезгә карата булган якты хисләребез мәңге сүрелмәсен.

Мөнәҗәт дигән дәва

Мөнәҗәтләр — борынгы чорларда киң таралган жанр. Кызганычка каршы, алар совет чорында бөтенләй онытылып торган. Мөнәҗәтләрне тыю турында бернинди махсус карар кабул ителмәсә дә, күп еллар буе, бигрәк тә октябрь революциясеннән соң, мөнәҗәтләр фән һәм галимнәр игътибарыннан читләштерелгән. Аларда ислам дине белән бәйле хис-фикерләр өстенлек алганлыктан, бу әсәрләр юкка чыгарылырга тиеш дип саналган. Шуңа күрә, мөнәҗәтләр халык иҗаты җыентыкларына кертелмәгән, китап-журналларда басылмаган, алар хакында фәнни сүз әйтелмәгән.

«Мөнәҗәт» — гарәп сүзе, Аллаһка сыгыну, ярдәм сорап ялвару, ихлас күңелдән
эчеңне бушатып, җиңеллек һәм котылу эзләү мәгънәсендә. Мөнәҗәтләрне җиде төркемгә бүлгәннәр: дини, мөэмин-мөселманның тормыштагы урыны һәм яшәү мәгънәсе турындагы, туган җирдән, якыннарыңнан аерылу сагышын тасвирлаган, ялгыз аналар моңын гәүдәләндергән, ятим бала зарын һәм халәтен чагылдыручы, картлык турындагы, үлем хәлләре һәм үлемсезлек идеалы хакындагы мөнәҗәтләр.

1990 елларда, дин күтәрелү белән бергә, дини мәҗлесләр ачыктан-ачык һәм бик еш үткәрелә башлый. Мәсәлән, ифтар мәҗлесләре, бәби чәе, корбан ашлары, никахларда, дога укыганнан соң, көйләп мөнәҗәт әйтү гадәткә кереп бара.
Мөрәледә дә матур итеп мөнәҗәт әйтүчеләр шактый. Авылыбызның өлкән кешесе Нәзирә апа Әдиятова тарафыннан әйтелгән мөнәҗәтләр бәяләп бетергесез хәзинәгә тиң.

Мөнәҗәтләр — тарихның иң аяусыз һәм гарасатлы елларында да бабаларыбызга йөзебезне һәм динебезне сакларга, халык буларак исән калырга ярдәм иткән мәдәни мирасыбызның аерылгысыз бер өлеше. Шул сагыш тулы моң чишмәләрен ишетүдән мәхрүм булмасак иде, дигән теләктә калам.

Чиккән сөлгеләр

Кешелек дөньясы һәрвакыт матурлыкка омтылып яшәгән. Гүзәллек белән янәшә үзең дә шәфкатьлерәк, мәрхәмәтлерәк булырга тырышасың. Матурлык безне кара уйлардан коткара, явызлыктан саклый. Әби-бабаларыбыз элек-электән матурлык яраткан. Халкыбызның бизәп эшләгән савыт-сабалары, күңел нурын сибеп чиккән сөлгеләре, тукыган ашъяулыклары, чаршаулары булган. Энҗе-мәрҗән белән чигелгән укалы калфак, бала итәкле күлмәк, тамбур белән чүпләмләп чигелгән алъяпкыч бүгенге көндә дә тиңсез хәзинә булып тора. Шундый хәзинәләрнең берсе — чигүле сөлгеләр. Алар халкыбыз тормышында, кеше туганнан алып, соңгы юлга озатканга чаклы мөһим урын биләгән һәм били. Сөлгеләр хәзерге заманда да бәйрәм-йолаларның төп атрибуты булып тора. Зур осталык белән чигелгән сөлгеләр тырышлык, чисталык, сафлык билгесе булып санала. Чиккән сөлге өстенә чәк-чәк куеп, иң кадерле, хөрмәтле кешеләрне каршы алалар. Затлы сөлгеләр белән өй эчен бизәгәннәр.

Алар халкыбызның Сабантуй кебек милли бәйрәмнәреннән дә аерылгысыз булган. Сабан туе башланыр алдыннан, иң алдан ир кеше сөлгеләр, яулыклар бәйләнгән колганы күтәреп бара. Мәйданда бүләкләрне аерым төр ярышларда җиңеп чыгучылар өчен атап, билгеләп куйганнар. Сөлгеләр колгага матурлыгына карап эленгән, иң матур сөлгене колганың очына бәйләгәннәр. Шулай ук татар халкының милли көрәшендә бил алганда сөлге кулланылган. Ат чабышында җиңгән кеше кебек үк, көрәшче батыр да матур сөлгеләрнең берсе белән бүләкләнгән.

Сөлге — татар хатын-кызларының осталыгына һәйкәл. Безнең әбиләребез башлаган кул эше бит ул, буыннар алмашының асыл билгесе. Татар халкы элек-электән әнә шулай хезмәт сөючән, уңган халык булган. Чигүле сөлгеләр татар кызларының кул эшенә ничек оста булуын, эшкә сәләтен, аларның уңганлыгын, өлгерлеген чагылдырган. Мин үземнең Минзилә әбиемнең сандык төбендә ядкәр булып сакланган сөлгеләре турында сораштым.

Гасырлар буе безнең ата-бабаларыбызның тормышын бизәп килгән сөлге чигү осталыгы онытыла күрмәсен. Борынгы чигүләрнең гаҗәеп бизәкләре сандык төпләреннән табылып, осталарыбыз кулы белән өр-яңа җирлеккә төшсен, аларның матур хезмәтләренә карап, күзләр куансын, күңелләр юансын.

Коръән

Һәр гаиләдә буыннан-буынга күчеп, кадерләп саклый торган ядкәр-истәлекләр бардыр, минемчә. Безнең гаиләдә исә иң кадерле ядкәрләрнең берсе — Коръән. Мин кечкенә чакта ук, өебезнең иң кадерле урынында пөхтә итеп төрелгән, еллар үтү белән бераз таушалган зур бер китапның саклануы турында белә идем. Әниемнең әлеге китапны саклап, хөрмәтләп тотуы үсә төшкәч мине тагын да кызыксындырды. Безнең динебез — ислам дине. Гарәп телендә ул буйсынучан, күндәм дигән сүз. Шул ук вакытта Коръәннең күп кенә аятьләрендә ул сафлык, тазалык, хаклык мәгънәсендә кулланыла. Татар халкы, мең елдан артык инде, ислам динен тота. Бу озын-озак дәвер эчендә мөселманнарның иң изге китабы Коръән халыкның иҗтимагый, мәдәни тормышына гаять киң һәм тирән үтеп керде.

Башка милләтләрнең гореф-гадәтләрен өйрәнү

Татарстан халыкларының үзара дус, тату яшәве — бөтен дөнья өчен толерантлык үрнәге булып торуын да күрсәтә. Халыклар арасындадуслык бәйләнешләрен ныгытуда бәйрәмнәрнең роле зур, чөнки алар аша халыклар бер-берсенең мәдәниятен, яшәү рәвешен, гореф-гадәтен, йолаларын өйрәнә һәм шулар аша бер-берсенә хөрмәт тәрбияли, үз итә, дуслыгын ныгыта.

Бүгенге көндә милли бәйрәмнәребез, йола, гореф-гадәтләребез яңадан торгызылып, яңартылып, заман төсмерләре биреп үткәрелә башлады. Аларны халык белә, хөрмәт итә икән, милләт яши, милләт яшәгәч, тел яши, ягъни тормыш дәвам итә.

Районыбызда татарлардан тыш башка милләт вәкилләре дә яши. Алар белән дә дус, тату гомер итәбез. Ул халыкларның йолаларын, гореф-гадәтләрен, бәйрәмнәрен өйрәнү төрле милләт халыкларын якынайта һәм берләштерә. Мәктәбебездә «Дуслыкта көч» дигән чаралар да уза. Аларда төрле конфессия вәкилләренең җырларын, биюләрен өйрәнәбез.

Музейларга сәяхәт

Музей — беркайчан да үлми торган тере тарих ул. Буыннар бәйләнеше, үткән тарихыбызны онытмау, киләчәк турында кайгырту, туган төбәккә, туган телгә мәхәббәт тәрбияләүдә, халкыбызның бай рухи мирасын, гореф-гадәтләрен киләчәк буыннарга җиткерүдә туган якны өйрәнү музейлары оештыру бик әһәмиятле. Музейларның сихри көче бар, алар тарихны саклый һәм киләчәк буынга тапшыралар. Мәктәбебездә эшләп килүче «Авылым тарихы» музее да экспонатларга бай.

Рухи байлык — мәңгелек

Татар халкы нинди генә авырлыклар күрмәсен, үзенең гореф-гадәтләрен, матур йолаларын, искиткеч бай бәйрәмнәрен күңел түреннән чыгарып ташламаган. Алар гасырлар аша безнең хозурга килеп иреште. Без, хәзерге буын, боларның барысын да түкми-чәчми киләчәк буыннарга илтеп җиткерергә тиеш. Шул вакытта гына татар халкы милләт буларак яшәр, рухи яктан тагын да баер.

Йола, гореф-гадәт һәм бәйрәмнәребез безнең рухи мирасыбыз, байлыгыбыз. Матди байлык ул — фани, бетә торган, вакытлы нәрсә, ә рухи байлык, акыл көче белән хасил булган дөньяга караш, кешеләрнең мөгалләмәсе, гореф-гадәте — мәңгелек.
Мирасның иң кадерлесе бербөтен халыкның гомуми җанына сеңеп кала, аның телендә, әдәбиятында, гореф-гадәтендә, әби-бабайлардан күчеп килгән йолаларында, бәйрәмнәрендә саклана. Ул мирас буыннан-буынга тарих чылбыры булып үрелеп барсын иде.

Рузилә Зиннәтуллина,
Мөрәле мәктәбе укучысы

Чыганак: kaibicy.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*