tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Татар дозор — 2021» квест уенында «Адымнар» һәм 15нче гимназия җиңүче дип табылды
«Татар дозор — 2021» квест уенында «Адымнар» һәм 15нче гимназия җиңүче дип табылды

«Татар дозор — 2021» квест уенында «Адымнар» һәм 15нче гимназия җиңүче дип табылды

«Татар дозор — 2021» квест уенында беренче урын «Адымнар — белем һәм татулыкка юл» полилингваль комплексы һәм 15нче гимназиягә бирелде.

Икенче урынга — 37нче гимназия, өченче урынга 12нче гимназия һәм 9нчы мәктәп лаек булды.

«Иң оста төркем» номинациясендә — 27нче гимназия, «Иң иҗади төркем» — 159нчы лицей, «Иң өлгер төркем» — 15нче мәктәп, «Иң максатчан төркем» — 54нче мәктәп, «Иң тырыш төркем» номинациясендә — 1нче гимназия җиңде.

«Татар-Дозор — 2021» квест-уены алдагы ял көннәрендә узды. Квестта бары тик мәктәп укучылары гына катнашты. Катнашучылар шәһәрдә кулланучылар өчен мәгълүмат бер телдә генә тәкъдим ителгән урыннарны, шулай ук татарча хезмәтләр күрсәтеләме-юкмы икәнен ачыклаган.

Төркемнәр Казанның тарихи урыннары аша узган, иҗади биремнәр үтәгән. Быелгы квестка биремнәрне әзерләүдә Милли китапханә һәм Татар китабы йорты да катнашкан.

Зилә Мөбәрәкшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*