tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар конгрессында “Пенәгәрдә мең дә бер кичә” китабының 3 томлыгы тәкъдим ителәчәк
Татар конгрессында “Пенәгәрдә мең дә бер кичә” китабының  3 томлыгы тәкъдим ителәчәк

Татар конгрессында “Пенәгәрдә мең дә бер кичә” китабының 3 томлыгы тәкъдим ителәчәк

Агымдагы елның 28 сентябрендә Бөтендөнья татар конгрессында «Пенәгәрдә мең дә бер кичә» дип исемләнгән китапның  3 томлыгы тәкъдим ителәчәк. Әлеге китап Киров өлкәсенең Нократ Аланы районы Иске Пенәгәр авылы тарихына багышланган.

Биредә  Иске Пенәгәр авылының үткән юлы, илдә төрле чорда барган вакыйгаларның авыл халкы язмышында ничек чагылуы турында газета мәкаләләре, авыл кешеләренең истәлекләре, илебезнең төрле архивларыннан тупланган мәгълүматлар, фотоматериаллар урын алган. Китап авторы – Зыятдин хәзрәт  Нәҗметдинов.

Китапны тәкъдим итү 9.30 сәгатьтә башлана.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*