tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татар морзалары мәҗлесе” иҗтимагый оешмасы тарафыннан нәшер ителгән китапларны тәкъдим итү кичәсе узды
“Татар морзалары мәҗлесе” иҗтимагый оешмасы тарафыннан нәшер ителгән китапларны тәкъдим итү кичәсе узды

“Татар морзалары мәҗлесе” иҗтимагый оешмасы тарафыннан нәшер ителгән китапларны тәкъдим итү кичәсе узды

21 октябрь көнне Бөтендөнья татар конгрессында “Татар морзалары мәҗлесе” иҗтимагый оешмасы тарафыннан нәшер ителгән китапларны тәкъдим итү кичәсе узды.

Катнашучыларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән, БТК Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде. Чарада Zoom-конференция режимында Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Башкортстандагы милләттәшләребез дә катнашты.

-Татар морзалары- ул халкыбызның зыялы, гыйлемле шәхесләре, халкыбызның мәдәни коды, – дип ассызыклады Башкарма комитеты җитәкчесе.

Шулай ук очрашуда Бөтендөнья татар конгрессының Татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев, “Татарстан Республикасы татар морзалары мәҗлесе” җитәкчесе  Булат Яушев һәм мәҗлеснең башка вәкилләре катнашты.

-Гасырлар буена халкыбызның гореф-гадәтләрен саклап килүче, үз шәҗәрәләрен, нәселен барлаучы татар морзаларының уңай тәҗрибәсен бүгенге көндә дә куллану зарур, – дип билгеләп үтте “Татарстан Республикасы татар морзалары мәҗлесе” җитәкчесе Яушев Булат.

Бөтендөнья татар конгрессының Татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев татар халкы тарихында һәм бүгенгесендә зур урын алып торган нәселләр хакында сөйләде: ул Яушевлар, Чанышевлар, Мәүливелар һәм Еникеевлар.

-Бу нәсел вәкилләре – дәүләтчелеккә, Ислам динен үстерүгә, мәгърифәтчелеккә зур өлеш керткән шәхесләр, хәйриячеләр, галимнәр, мөгаллимнәр, татарның зыялы уллары һәм кызлары, – диде ул.

Шулай ук, очрашуда онлайн форматта кушылган милләттәшләребез чыгыш ясады. Алар үзләре яшәгән төбәкләрдә нәшер ителгән китаплар хакында сөйләделәр.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*