Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Татар пианисты Алия Исхакова Нидерландның Гауда шәһәрендә татар әсәрләрен уйнаган
Татар пианисты Алия Исхакова Нидерландның Гауда шәһәрендә татар әсәрләрен уйнаган

Татар пианисты Алия Исхакова Нидерландның Гауда шәһәрендә татар әсәрләрен уйнаган

Нидерландның Гауда шәһәрендә татар пианисты Алия Исхакованың концерты булган. Концертта ул Рөстәм Яхинның «Сандугач», Нәҗип Җиһановның «12 сызым» һәм Фәрид Яруллин – Рэм Урасинның «Сөембикә балладасы», «Ут убырлысы һәм Шайтан биюе» көйләрен уйнаган.

«Алия Исхакова – Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган, халыкара музыка бәйгеләрендә катнашучы, җиңүләр яулаган музыкант. Концерт программасына татар халык, классик көйләр кертеп, татар композиторлары әсәрләрен Европа сәхнәләрендә яратып башкара. Алияне иҗади уңышлары, яңа җиңүләре белән ихлас котлыйбыз һәм киләчәк концертларын көтеп калабыз!» – дип хәбәр итә Германиядә татар хатын-кызларының «Ханым» берлеге.

2022 елда Германиянең «Schimmel» пианистлар бәйгесендә Алия композитор Фәрид Яруллинның «Сөембикә балладасы»н уйнаган. «Жюри вәкилләре, тамашачылар таң калды, югары бәяләделәр, Алия Исхакова бәйгедә җиңүче булды. Бәйге Германия телевидениесендә туры эфирда күрсәтелде», – диелә хәбәрдә.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*