tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар телен уен аша өйрәнәчәкбез. Имеш…
Татар телен уен аша өйрәнәчәкбез. Имеш…

Татар телен уен аша өйрәнәчәкбез. Имеш…

Яңа татар телен өйрәнү кушымтасы авторы Эмиль Гафиятуллин фикеренчә, аның кулланылышы зур булыр. Азатлык проектның авторы белән сөйләшеп алды.

Технологияләр үсеше белән әкренләп телне өйрәнү дә гадәти, кәгазь форматындагы дәреслекләр, китаплардан смартфон һәм планшетларга күчә бара. Дусларның телефонында француз яки гарәп теле кушымтасын күргәндә, “бу телне өйрәнәсең икән” дип әйтеп кую гадәти күренешкә әйләнде.

Татар теленә килгәндә, смартфоннар һәм планшетлар өчен телне өйрәнү кушымталары бик аз, юк дәрәҗәсендә. Узган ел Азатлык “StarLex” дигән кушымтага татар теле өстәлүен хәбәр иткән иде. Аның авторы Гүзәл Баһаветдинова кушымтада татар теленең популярлык ягыннан инглиз теленнән кала икенче урында булуын белдергән иде.

DA4DB817-842E-4068-9FDF-7EFE8512E70A_w987_r1_sМоннан тыш смартфоннар өчен татар телен өйрәнү кушымталары артык күренмәде, берничә сүзлектән һәм тырышлыктан тыш Азатлык тулы кушымталарны таба алмады. Июнь урталарында Әлмәт егетләре татар телен өйрәнү өчен яңа кушымта тәкъдим итте. “Tatarcha” дип аталган кушымтаны хәзер Android платформасында эшли торган телефоннарга йөкләп була.

Кушымтаны Әлмәтнең татар лицей-интернатында укучы егетләр булдырган. Проект авторы – Эмиль Гафиятуллин, ул унберенче сыйныфка күчте. Ике ел элек програмнар язу белән кызыксына башлаган, Java, PHP, JavaScript, JQuery, C++, Pascal, Python кебек телләрне үзләштергән. Моңа кадәр үзе өчен генә програмнар язган, “Tatarcha” кушымтасы – аныд беренче зур тәҗрибәсе.

– Эмиль, бу кушымтаны ни өчен язарга булдың? Сәбәпләре нинди?

– Сәбәпләре гади, мин үзем, татар лицей-интернатында укуыма карамастан, татар телен начаррак беләм. Безнең максатчан аудитория – туган телен өйрәнергә яки камилләштерергә теләгән татарлар.

Чит ил кешеләрен дә җәлеп итсәк, яхшы, инглиз-татар версиясен тудыргач, алар да кушымтабызны куллана алыр. Шуңа бәйле безнең аудиториябез төрле милләткә һәм яшькә карый, аны балалар да, өлкәннәр дә куллана ала.

– Кушымтаны ничек яздыгыз? Бу эшкә күпме вакыт китте?

– Ниндидер проект белән шөгыльләнергә кирәк иде, бу кушымта фикере туды. Аны барлыкка китерү авыр иде, тик шул вакытта Әлмәткә хәзер инде барысына да танылган Рамил Ибраһимов килде. Ул апрель аенда “Дай5!” исемле онлайн мәктәп технопаркын оештырган, без сыйныфташлар белән мотивацион остаханәгә киттек. Ул көн тормышымны үзгәртте.

2 сәгать эчендә бөтен сорауларыма җаваплар алдым. Иң мөһиме – Рамил әфәнде безгә үз көчебезгә ышану тудырды. Ул Алабуга укучысы Денис Шелестов белән безнең инвестор булды. Шулай итеп, безне инвесторлар үзләре тапкан, өйрәткән, акча биргән булып чыкты. Хәзер Рамил Ибраһимов турында күп кирәкмәгән сүзләр йөри, безнең өчен исә ул – әйдәман, укытучы. Аның белән без 2 ай эчендә “ноль”дән мобиль кушымта булдырдык.

– Кушымтаны кемнәр белән ясыйсың? Төркемең турында сөйләп китче.

– Башта үзем генә идем, соңрак төркемгә ике сыйныфташым кушылды: Артур Әхмәтов – безнең дизайнер, Ильмир Арсланов – маркетолог. Мин – проектның җитәкчесе һәм әлегә бердәнбер програмчысы. Моннан тыш төркемебезгә Рамил Ибраһимов белән Денис Шелестов керә, шулай итеп, без – бишәү.

– Кушымта нәрсәдән гыйбарәт? Телне аның ярдәмендә ничек өйрәнеп була?

– Төп басымны без геймификациягә, ягъни уен технологиясенә ясыйбыз. Беренче чиратта балаларга игътибар итүебез сәбәпле, хәзер гамәлдәге тел өйрәнү кушымталарыннан төрле уеннар кулланачакбыз. Моны бизнес-модельның акыллы копиясе дип атыйлар. Үзебезнең “ноу-хау” да булачак, тик бу әлегә сер.

Хәзерге вакытта базада инде 500ләп сүз бар, алар 30 төркемгә бүленгән, 3 төркем инде тавышландырылган, 2 мини-уен эшләнгән. Сүз уңаеннан, Рамил Ибраһимов белән Денис Шелестов үзләре татар телен безнең кушымта аша камилләштерә, аны бик җайлы диләр. Беренче мең кулланучы туплангач, безгә өстәмә премия вәгъдә ителгән, моны түземсезлек белән көтәбез.

15 миллион кулланучысы булган популяр LinguaLeo телләр өйрәнү хезмәте авторы Айнур Габделнасыйров та безнең кушымтаны мактады. Үзен ментор буларак тәкъдим итте, тик без аның белән эшләмәячәкбез, үзебез дә булдырырбыз һәм проектыбызны шәбрәк итәрбез дип саныйм.

“Ана теле” сайтын ниндидер шведлар гаять зур акчага ясаганын ишеткәч, шаккаттык. Проект бәясе 10 миллион доллардан артык, диләр. Әле, җитмәсә, лицензияләре дә чикләнгән. Акылга сыймаслык! Татар телен өйрәнү кушымтасын татар эшләргә тиеш. Айнур аны эшли алмаган, без исә эшләячәкбез.

– Грантта җиңгәнегезне ишеттем…

– Грант түгел ул, дәүләтнең аңа катнашы юк, Татарстан әлегә шведлар белән эшли. Без хосусый инвестицияләргә ирештек. “Шелест Венчурз” исемле микровенчур фондыннан 50 мең сум оттык, әлеге фонд мәктәп укучысы тарафыннан башка укучылар стартаплары өчен тудырылган.

Әлегә Вконтактедагы максатчан һәм контекст рекламыннан башларга булдык. “Шелест Венчурз” инвестицияләрен проектны алга таба үстерүгә тотабыз. Беренче 10 мең кулланучыга ирешергә телибез. Шуннан соң киләсе инвестицияләр турында сөйләшербез.

– Проектны үстерү планнары нинди? Алга таба нишләргә җыенасың?

– Дөньяда 7 миллион татар исәпләнә. Шуларның яртысы – безнең кушымтаның потенциаль кулланучылары. Реаль йөкләүләр саны 1 миллион тирәсендә булыр дип көтәбез. Кулланучыларның уннан берсе түләп торыр дип көтәбез (Premium аккаунт өчен елына 999 сум).

Елына иң күбе 100 миллион сум, иң азы 10 миллион сум эшләячәкбез дип планлаштырабыз. Бу әле Татарстанның татар булмаган халкы һәм чит ил вәкилләрен исәпкә алмаганда. Шулай итеп безгә, мәктәп укучыларына туңдырма алырга җитәр.

18 июньнән без PlayMarket-та кушымтаны йөкләү өчен чыгардык. Инде Вконтакте сайтында AppStore-га да чыгуыбызны сорыйлар.

– Бүгенге көндә татар теле үсешенә нәрсәләр җитми дип саныйсың?

– Нәкъ безнең кушымтабыз җитми! Tatarcha – алга!

“Азатлык” радиосы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*