tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар яшьләре форумында катнашучылар татар проектларын камилләштерү юлларын күрсәтте
Татар яшьләре форумында катнашучылар татар проектларын камилләштерү юлларын күрсәтте

Татар яшьләре форумында катнашучылар татар проектларын камилләштерү юлларын күрсәтте

Чаллыда узган Татар яшьләре форумында катнашучылар төрле татарча проектларны тирәнрәк өйрәнеп, аларны тагын да камилләштерү юлларын тәкъдим итте. Форум «Нур» яшьләр үзәгендә узды. Чарада 70 тән артык өлкән сыйныф укучысы һәм студент катнашты.

Командаларга бүгенге көндә уңышлы эшләп килүче 8 татарча проект тәкъдим ителде. Алар арасында URBANTATAR альтернатив татар музыкасының интернет-радиосы, «Әйдә, ШаяРТ» Татар КВН лигасы, «Ачык университет» проекты, «Шаян ТВ» балалар телеканалы, SkyTat онлайн татарча сөйләшүчеләр клубы, «Ялкын» журналы, Татар драма театры бинасы каршында эшләп килүче коворкинг-клуб һәм «Идел» яшьләр үзәгенең «Татар яшьләре көне» кебек проектлар бар.

Белгечләр һәр проект белән таныштырып, аларның үзенчәлекләрен сөйләде. Форумда катнашучы командалар исә, әлеге проектларның дәрәҗәсен күтәрү, аларны яшьләр арасында тагын да таныту юлларын күрсәтеп, үзара көч сынашты.

Форум кысаларында һәр проект өчен файдалы фикерләр яңгырады. Мәсәлән, интернет-радио эшен тагын да камилләштерү өчен, форумчылар татарча Shazam, аудиокитаплар һәм яңалыклар өстәргә киңәш итте. SkyTat проектын грамматика буенча курслар оештыру, аларны тәмамлаган кешеләргә имтихан уздыру, «SkyTat кунак» трип-проектын эшләтеп җибәрү тагын да уңышлырак итәчәк дигән нәтиҗәгә килделәр.

URBANTATAR берләшмәсе җитәкчесе, Татар яшьләре форумының оештыручысы Гүзәл Әхмәтгәрәй сүзләренчә, татарча чарада яшьләр бик актив катнашкан. «Тик, кызганычка каршы, милли проектлар турында яшьләребез белеп бетерми. Без әлеге проектларны булдырабыз, яшәтәбез, әмма киң яшьләр аудиториясенә тарата алмыйбыз. Бүген без нәкъ шушы проблеманы хәл итү юлларын эзләдек» — диде ул.

Форум нәтиҗәләре буенча, беренче урынны URBANTATAR интернет-радиосы проектын яклаган, икенче урынны «Ялкын» журналын камилләштерү юлларын эзләгән, өченче урынны «Ачык университет» проектын таныту юлларын күрсәткән командалар яулады.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*