tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан китап нәшрияты Уфада «Китап-бәйрәм» ярминкәсе узачак
Татарстан китап нәшрияты Уфада «Китап-бәйрәм» ярминкәсе узачак

Татарстан китап нәшрияты Уфада «Китап-бәйрәм» ярминкәсе узачак

Татарстан китап нәшрияты Уфада «Китап-бәйрәм» Халыкара китап ярминкәсендә үзе җитештергән басмаларның киң ассортиментын тәкъдим итәчәк.

26-28 майда Уфада беренче тапкыр «Китап-бәйрәм» Халыкара китап ярминкәсе узачак. Анда эре нәшрият вәкилләре, китап кибете, китапханә хезмәткәрләре, шулай ук язучылар, рәссамнар, драматурглар һәм сәнгать белгечләре катнашачак. Ярминкәдә танылган әдипләр белән очрашулар һәм яшь авторлар иҗаты белән танышулар оештырылачак.

Татарстан китап нәшрияты биредә 250 исемдә, төрле жанрда (барлыгы 3 мең данәдән күбрәк) китап тәкъдим итәчәк. Болар — тарихи һәм туган якны өйрәнү әдәбияты, татар классиклары, хәзерге заман авторлары басмалары, татар телен өйрәнү өчен китаплар, сүзлекләр, балалар өчен китаплар, бүләк өчен әзерләнгән китап-альбомнар һәм башкалар.

Китап ярминкәсендә бик күп төрле конкурслар, кызыклы бәйгеләр узачак. Биредә һәркем үзенең күңеленә хуш килердәй чарада катнаша алачак.

Китап ярминкәсе программасы белән аның рәсми сайтында танышырга мөмкин: www.kitap-bayram.ru

Китап ярминкәсенең Телеграм-каналы:
https://t.me/bairam02

«ВКонтакте» төркеме:
https://vk.com/event220708775

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*