tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан китап нәшрияты “Волжская волна – 2022” дип исемләнгән XVIII Халыкара китап фестивалендә катнашачак
Татарстан китап нәшрияты “Волжская волна – 2022” дип исемләнгән XVIII Халыкара китап фестивалендә катнашачак

Татарстан китап нәшрияты “Волжская волна – 2022” дип исемләнгән XVIII Халыкара китап фестивалендә катнашачак

Татарстан китап нәшрияты 29 нчы сентябрьдән 2 нче октябрьгә кадәр Сарытау шәһәрендә узачак мөһим әдәби вакыйга – “Волжская волна – 2022” дип исемләнгән XVIII Халыкара китап фестивалендә катнашачак. Нәшрият төрле яшьтәге укучылар өчен йөзләгән китап тәкъдим итәчәк.

Фестивальнең тантаналы ачылышы 29 нчы сентябрьдә сәгать 12:00 да Театр мәйданында узачак. 30 нчы сентябрь көнне сәгать 15:00 да ярминкә кысаларында өлкәара “Лучшие книги 2021 года” бәйгесенең җиңүчеләрен тәбрикләү булачак. Моннан тыш, фестиваль кунакларын танылган авторлар белән иҗади очрашулар, дискуссияләр, яңа китапларны тәкъдим итү һәм башка бик күп кызыклы чаралар көтә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*