tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Милли китапханәсендә Бөтендөнья китап бүләк итү көнен билгеләп үтәчәкләр
Татарстан Милли китапханәсендә Бөтендөнья китап бүләк итү көнен билгеләп үтәчәкләр

Татарстан Милли китапханәсендә Бөтендөнья китап бүләк итү көнен билгеләп үтәчәкләр

14 нче февральдә ТР Милли китапханәсендә китап свопы узачак. Бу көнне Бөтендөнья китап бүләк итү көне билгеләп үтелә, дип хәбәр итә ТР Милли китапханәсе матбугат хезмәте.

Катнашучылар китаплар алмаша яки аларны бүләк итеп бирә алачак. Оештыручылар яхшы хәлдәге басмалар китерергә киңәш итә.

Чара 18:30 сәгатьтә башлана, катнашу өчен алдан теркәлү узарга кирәк.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*