tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Мөфтие Россия Президентын сайлауда катнашты
Татарстан Мөфтие Россия Президентын сайлауда катнашты

Татарстан Мөфтие Россия Президентын сайлауда катнашты

Бүген, 15 мартта, Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Россия Федерациясе Президентын сайлауларында катнашты. Казан шәһәренең 80 нче мәктәбендә урнашкан 46 нчы сайлау участогында Камил хәзрәт хәләл җефете белән беренчеләр булып үзләренең гражданлык бурычын үтәде һәм тавышларын бирде.

– Мөселманнар Россиядә бик күп. Димәк, безнең тавыш көчле булып яңгырый ала. Ә тавыш бирмәсәң, сине кем ишетсен? Шуңа күрә сайлауларда, һичшиксез, катнашырга кирәк. Бу бит – безнең хакыбыз. Кандидатлар арасыннан халкыбыз, милләтебез һәм ислам дине үсеше өчен иң файдалысын сайларга кирәк дип саныйм, – диде Камил хәзрәт.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*