tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан мөфтие: Туган тел һәм ата-бабалар традицияләре — Аллаһы Тәгаләдән әманәт
Татарстан мөфтие: Туган тел һәм ата-бабалар традицияләре — Аллаһы Тәгаләдән әманәт

Татарстан мөфтие: Туган тел һәм ата-бабалар традицияләре — Аллаһы Тәгаләдән әманәт

«Туган тел һәм ата-бабалар традицияләре — Аллаһы Тәгаләдән әманәт», — дип белдерде Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин «Казан-Экспо» үзәгендә ТР мөселманнары Диния нәзарәте корылтаенда.

«Бүгенге көндә Нәзарәтнең бөтен эшчәнлеге мәчетләрдә татар телле мохитне үстерү, татар телен өйрәтү, халыкта дини-милли үзаңны тәрбияләү күзлегеннән чыгып башкарыла. Иң зур казаныш — 2019 елда „Нәзарәтнең имам-хатыйблары тарафыннан гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар уздыру турында нигезләмәне“ эшләү», — диде Камил хәзрәт.

Ул нәзарәтнең барлык имамнары дини эшчәнлекләрен шушы Нигезләмәдә күрсәткән тәртип буенча башкарганын әйтте.

«Татар телен саклап калуга зур өлешне мәчет каршындагы татар теле курслары да кертте», — диде Камил Сәмигуллин. Баштан 10, соңыннан 20 мәчеттә, хәзер инде 100 мәчеттә татар теле курслары эшләп килә. Ул, шулай ук, Россия ислам институтында берничә ел дәвамында шомартылып килгән «Без — татарлар» программасы Татарстан мәчетләрендә кулланыла башлаганын әйтте.

«Бүген мәчетләрдә барлык чаралар да татарча алып барыла, балалар һәм яшьләр өчен татар телле каникуллар оештырыла, халыкка дини консультация татар телендә бирелә. Кыскасы, татарлар арасында милли үзаңны үстерүдә, татар теленең куллану даирәсен киңәйтүдә мәчетләр бүген хәлиткеч роль уйный», — дип мөрәҗәгать итте мөфти.

Камил хәзрәт Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка да рәхмәтен җиткерде. «Сезнең ярдәм белән Нәзарәт Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребез арасында да эш алып барды. „Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә“ басмасы халыкка бушлай таратылды, бу татарларны милли үзаңга өндәү эше булып тора», — диде.

Гөлнар Гарифуллина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*