tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Вознесенское бистәсендә “Туган тел – Тукай теле» фестиваль-конкурсын үткәрәләр
Вознесенское бистәсендә “Туган тел – Тукай теле» фестиваль-конкурсын үткәрәләр

Вознесенское бистәсендә “Туган тел – Тукай теле» фестиваль-конкурсын үткәрәләр

Габдулла Тукайның иҗади эшчәнлеге нибары сигез ел дәвам иткән, әмма ул мәдәнияткә бик зур өлеш керткән: 400дән артык шигырь, 9 поэма, 350гә якын хикәят, очерклар һәм истәлекләр.

Шагыйрь истәлегенә багышланган “Туган тел – Тукай теле» фестиваль-конкурсы күркәм традициягә әверелде һәм берничә ел дәвамында үткәрелә. Быел конкурс 25 апрельдә «Вознесенское торак массивындагы мәдәният йортында» узачак.

Оештыручылар туган телне, мәдәни кыйммәтләрне саклап калу, талантлы һәм сәләтле балаларны ачыклау, аларның иҗади сәләтләрен үстерү, эстетик зәвык формалаштыру максатын куя.

Фестиваль-конкурс ике номинациядә үткәрелә: вокал һәм нәфис сүз. Анда балалар дүрт яшь категориясендә катнаша ала: 5 – 7 яшь, 8 – 11 яшь, 12 – 15 яшь, 16-30 яшь.

Гаризалар 20 апрельгә кадәр кабул ителә.

Тел.: 8(843)262-03-66

Адрес: Казан шэхэре ж/м Вознесенское, Нардуган урамы ,45йорт

«Вознесенское торак массивындагы мэдэният йорты»

E-mail: [email protected]

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*