tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Киләчәккә карап эшләүче укытучы
Киләчәккә карап эшләүче укытучы

Киләчәккә карап эшләүче укытучы

“Аромаш районының Ел укытучысы” бәйгесендә Төмән өлкәсе Аромаш урта гомуми белем бирү мәктәбе филиалы Көсәйкүл төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәл Рафаил кызы Тимеркаева “Ел укытучысы” номинациясендә җиңеп чыкты. Узган һөнәри осталык бәйгесенең шартлары, сынаулары турында:”Быел бәйгедә районыбыз мәктәпләреннән унике укытучы катнашты. Без дистанцион форматта эссе яздык, “Ачык дәрес” бирдек, методик семинар үзебез үткәрдек, актив катнаштык. Мәктәптә укучыларга белем бирүдә интернет-ресурсларны куллану үзенчәлекләрен күрсәттек.

Татар теле дәресләрендә компьютерда эшләү укытуның сыйфатын күтәрергә ярдәм итә. Безнең мәктәп укучылары да замана шартларыннан калышмыйлар. Мин район күләмендә узган бәйгедә җиңү яулаганыма шатмын. Конкурсның икенче этабы өлкә күләмендә үткәреләчәк. Укытучының осталыгын күрсәткән өлкә бәйгесендә дә катнашырга әзерләнәм,”-дип сөйләде Гүзәл Рафаил кызы.

“Аромаш районында Ел укытучысы” бәйгесендә татар теле әдәбияты фәннәрен укытучы “Ел укытучысы” номинациясендә иң яхшысы дип танылган Гүзәл Рафаил кызы үзе дә Көсәйкүл мәктәбен тәмамлый. Аннары Тубыл дәүләт педагогия институтының филология факультетының рус татар бүлегендә укый. Монда укыган чорында фәнни-практик конференцияләрдә, семинарларда, конкурсларда актив катнаша. Хезмәт юлын туган мәктәбендә педагог–оештыручы булып башлый. 22 ел мәктәптә эшләгән чорында җиде ел оештыручы, өч ел укыту–тәрбия эшләре буенча директорның урынбасары, дүрт ел филиал мөдире булып эшли. Югары квалификацияле укытучы сайлаган һөнәренә тугрыклы булып, укучыларын яратып, тырышып хезмәт итә.

Аның эшенә югары бәя бирелгән. Г.Р.Тимеркаева Төмән өлкәсе мәгариф һәм фән департаменты Рәхмәт хаты, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнә. 2015нче елны “Йөрәгемне балаларга бирәм” муниципаль конкурсында 1 нче урын өчен Мактау кәгазенә лаеклы була. Шул ук елны өлкә күләмендә узган “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” бәйгесендә “Югары педагогик осталык ”номинациясендә җиңүче дипломы белән бүләкләнә. Г.Р.Тимеркаеваның уңышлары, нәтиҗәләре сокланып сөйләрлек. Конкурсларда катнашып абруен, дәрәҗәсен күтәргән, алдына куйган максатларына ирешкән укытучы киләчәккә карап, укчыларының мәхәббәтен яулап, ныклы, тирән белем биреп, татар теленә, әдәбиятка кызыксыну уятып эшли. Гүзәл Рафаил кызына чираттагы бәйгедә дә уңышлар телибез.

                                                                                                             Римма Умитбаева

                                                                                                                                 Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*