tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Глаголица» бәйсез әдәби премиясе яңа сезонын ачып җибәрә!
«Глаголица» бәйсез әдәби премиясе яңа сезонын ачып җибәрә!

«Глаголица» бәйсез әдәби премиясе яңа сезонын ачып җибәрә!

Татарча шигырьләр яки хикәяләр язасыңмы? Яшең 10 нан 17 гә кадәрме? Халыкара проект – «Глаголица» премиясендә катнаш.

«Глаголица» – үзеңне таныту өчен менә дигән мөмкинлек:

· финалистларның әсәрләре чын китапта – Альманахта басылып чыгачак

· конкурс эшләре республикабызның балалар журналларында дөнья күрәчәк

«Глаголица» – иҗади талантыңны шомарту мөмкинлеге:

120 катнашучы әдәби сменага юллама алачак. Алар

· Ркаил Зәйдулла, Рөстәм Галиуллин, Галимҗан Гыйльманов, Рифат Сәлах һ.б. Татарстанның танылган язучылары һәм шагыйрьләре белән остаханәләрдә катнашачак.

· «Әдәби һөнәрханә» дәресләрендә яңа юнәлешләр белән танышачак.

«Глаголица» – кызык һәм күңелле:

· монда яңа дуслар табарсың

· яшь каләмдәшләрең һәм әйдәманнар белән Казанны гизәрсең

· осталар белән бергә истәлекле бүләкләр һәм сувенирлар ясарсың

«Глаголица» – искиткеч бүләкләр оту мөмкинлеге:

· бүләкләү фондында 36 электрон планшет

· 36 кече китапханә

· Гран-При ияләренә 8 Бәллүр ябалак бар

Тизрәк www.glagolitsa-rt.ru сайтында теркәл һәм әсәреңне конкурска җибәр. «Глаголица» бәйсез әдәби премиясе яшь язучыларны, шагыйрьләрне һәм тәрҗемәчеләрне көтеп кала!

P.S. www.glagolitsa-rt.ru сайтында «Глаголица» премиясенең положениесе белән танышмый калмагыз. Сорауларыгыз булса, [email protected] оештыру комитетына хат языгыз йә +7 (843) 561-06-12 телефонына шалтыратыгыз.

Эшләрне кабул итү 17.09.2021 көнне тәмамлана.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*