tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Россия төбәкләренә татар теле буенча 13 меңнән артык дәреслек тапшырды
Татарстан Россия төбәкләренә татар теле буенча 13 меңнән артык дәреслек тапшырды

Татарстан Россия төбәкләренә татар теле буенча 13 меңнән артык дәреслек тапшырды

Татарстан быел Россия төбәкләре мәктәпләренә татар теле һәм әдәбияты буенча 6 миллион сумлык 13 меңнән артык дәреслек тапшырды. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин ТР Президенты каршындагы Ватандашлар эшләре буенча Координация советы утырышында хәбәр итте.

«Без төбәк мәктәпләрен республика акчалары хисабына укыту-методик әдәбият белән тәэмин итү мәсьәләләренә аерым игътибар бирәбез. Быел гына да Федерация субъектларына 13 636 дәреслек тапшырылды», – дип сөйләде Мәгариф һәм фән министры.

Һадиуллин сүзләренә караганда, хәзерге вакытта ТР Фәннәр Академиясе һәм республиканың Мәгарифне үстерү институты белән берлектә яңа буын дәреслекләрен эшләү эше оештырылган. Дәреслекләр, туган тел буларак, яки, Татарстанның дәүләт теле буларак, татар теле, татар әдәбиятыннан языла.

«Башлангыч мәктәп өчен уку басмаларының федераль исемлегенә кертү өчен гаризалар Россия Мәгариф министрлыгына тапшырылды. Төп мәктәп программасы өчен дәреслекләр әзерләүне төгәллибез. Бу басмаларның барысыннан да субъектлардагы мәктәпләр дә куллана алачак. Без Мәгариф министрлыгы каршында эшли торган комиссиянең безнең дәреслекләрне федераль исемлеккә кертү карарын көтәбез», — дип ассызыклады министр.

Мониторинг мәгълүматларына караганда, РФ 28 субъектындагы 1081 белем бирү оешмасында татар телен өйрәнәләр. Шул исәптән, 24 төбәктә — уку планы кысаларында (77 755 укучы), 12 төбәктә — факультатив дәресләрдә (2039 укучы), 18 төбәктә — түгәрәк рәвешендге дәресләрдә (4691 укучы).

Моннан тыш, Россия төбәкләрендә татар халкының телен, мәдәниятен һәм тарихын өйрәнү буенча якшәмбе мәктәпләре эшли. РФ субъектларының мәгариф оешмаларында 1,1 меңнән артык татар теле һәм әдәбияты укытучысы хезмәт итә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*