tatruen
Баш бит / Яңалыклар / КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында яңа программа ачыла
КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында яңа  программа ачыла

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында яңа программа ачыла

КФУның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов сүзләренчә, татар телле реклама белгечләренә ихтыяҗ зур.

«Зур оешма, холдингларга реклама өлкәсендәге белгечләр бик кирәк. Бу өлкәдә татар телле белгечләр әзерләнми, дип безгә министрлыклар да мөрәҗәгать итте. Җавап итеп без „Реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә“ юнәлешен ачтык. Реклама өлкәсендә татар телле белгечләргә ихтыяҗ зур. Татар балалары безгә килер дип өметләнәм», — дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Декан сүзләренчә, белгечләр билингваль һәм полилингваль система буенча белем алачак.

Татаристика һәм сәнгать белеме кафедрасы мөдире Лилия Мөхәммәтҗанова сүзләренчә студентлар реклама һәм PRны төрле яклап өйрәнәчәк.

«Филологик яктан текстны дөрес язу, тәкъдим итү өйрәнелә. Реклама ясау төрле яктан карала: график программаларда эшләү, төс психологиясен өйрәнү. Курсның бер өлеше бренд булдыру һәм оешмалар белән элемтә коруга багышланган, шулай ук ивент чаралар үткәрү программага кертелгән. Без күпкырлы белгеч әзерлибез, ул копирайтер, PR-белгеч һәм дизайнер булып чыга», — дип сөйләде ул.

Ул бүгенге көндә Татарстанда татар телендә реклама эшли белүче белгечләрнең аз булуын ассызыклады.

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Ачык ишекләр көне булды. Абитуриентлар блогерлар һәм реклама өлкәсендәге белгечләр белән очрашты.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*