tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Зәйдә ана телендә укыту һәм милли тәрбия бирү турында сөйләштеләр
Зәйдә ана телендә укыту һәм милли тәрбия бирү турында сөйләштеләр

Зәйдә ана телендә укыту һәм милли тәрбия бирү турында сөйләштеләр

Зәйдә район башлыгы Разиф Кәримов катнашында мәгариф системасындагы мөһим проблемаларны хәл итүгә багышланган семинар-киңәшмәләр уздыру гадәткә әверелде.

“Милли мәгариф һәм тәрбия: нәтиҗәләр һәм үсешнең төп юнәлешләре” темасы буенча шундый чираттагы киңәшмә Зәйнең 1нче мәктәбендә узды. Аңа шәһәр-районның барлык төр белем бирү оешмалары җитәкчеләре чакырылды.

Киңәшмәнең практик өлешендә чарада катнашучылар мәктәп фойесында Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, Зәй районында Туган як елына багышланган күргәзмә белән таныштылар, “Каенкай” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр катнашында халыклар дуслыгына багышланган “Туган телдән – дөнья халыклары телләренә” дип аталган тематик чыгышларны карадылар, мәктәпнең “Татар театры”, “Иҗади остаханә” түгәрәкләре эше белән таныштылар.

Укучылар кунаклар алдында “Эзләнү офыклары” проекты кысаларында үзләренең фәнни-тикшеренү эшләре белән татар, рус һәм инглиз телендә чыгыш ясадылар.
Киңәшмәнең пленар өлешен Разиф Кәримов алып барды. Тикшерелгән мәсьәлә буенча төп доклад белән мәгариф идарәсе башлыгы Эрнст Сәфәргалиев чыгыш ясады. Ул мәгариф тармагында ана телендә укыту һәм милли тәрбия бирүнең куелышын анализлады.

1нче мәктәп директоры Марат Мөхәммәтханов “Хәзерге заман мәктәбе шартларында туган телне өйрәнү һәм үстерү”, 6нчы мәктәпнең милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары Ләйсән Камалиева “Татар телен саклау һәм үстерү буенча эш системасы”, “Каенкай” балалар бакчасы мөдире Венера Степанова “Мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениесендә ана теленә өйрәтү һәм милли тәрбия бирү аспектлары” темаларына чыгыш ясады.

zainsk-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*