tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан журналистлары Яңавыл авылы белән таныштылар
Татарстан журналистлары Яңавыл авылы белән таныштылар

Татарстан журналистлары Яңавыл авылы белән таныштылар

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы ММЧ белән эшләү идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхиева җитәкчелегендә Татарстан Республикасыннан журналистлар төркеме пресс-турга Мари Эл республикасының Бәрәңге районына килделәр. 

Журналистлар Бәрәңге районының Яңавыл авылында булдылар. Биредә алар авыл мәчетендә һәм сарымсак үстерүчеләрдә булдылар.

-Берничә ел элек сарымсак үстерә башладык. Башта Зәйдән 100 кило орлык алып кайттык. Яхшы уңыш җыеп алгач, икенче елга Оренбургтан 600 кило орлык алып кайттык. Шулай ук утыртырга һәм эшкәртергә җайланмалар ала башладык. Аннаң соң әкренләп эш китте. Менә дүртенче ел утыртабыз инде, – дип сөйләде Инсаф Мингазов.

Шулай ук журналистлар “Гайнул” чишмәсе белән таныштылар. Чишмәнең тарихы белән Нәкыя Кәримова таныштырды.

– Менә шушыннан ерак түгел, агачлар янында элек бар иде кечкенә генә йорт. Шунда үзе генә бер сугыш ветераны тора иде. Шул бабайның йортына якын булганга күрә бу чишмәне “Гайнул” чишмәсе дип атаганнар. Быел безнең авыл яшьләре җыелышып  шушы чишмәне төзекләндерергә карар кылдылар һәм җәй көне эшне башлап җибәрделәр. Сентябрьдә бик зурлар әлеге чишмәне ачтык, – дип сөйләде ул.

Чишмәнең ачылуы районның башка торак пунктларында яшәүче авыл халкы өчен дә, авыл халкы өчен дә чын бәйрәмгә әверелде. Бу көнне туган җирләренең язмышына битараф калмаган, мөмкин кадәр күбрәк өлеш керткән барлык кешеләргә карата җылы рәхмәт сүзләре яңгырады.

Туган табигатебезне, чишмәләребезне саклау барыбызның да изге бурычы. Чишмәләр югалмасын, күмелмәсеннәр. Чишмәләрне саклап, яңаларны тапсак, авылларыбыз да яшәрер, матурланыр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*