tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанда «Гаффар дәвамчылары» иҗади бәйгесе игълан ителде
Татарстанда «Гаффар дәвамчылары» иҗади бәйгесе игълан ителде

Татарстанда «Гаффар дәвамчылары» иҗади бәйгесе игълан ителде

Татарстан Язучылар берлеге һәм Балык Бистәсе мәгариф бүлеге мәктәп укучылары арасында район күләмендә әкият һәм хикәяләргә II «Гаффар дәвамчылары» дип аталган иҗади бәйге игълан итә.

Бәйге күренекле язучы-прозаик, драматург, шагыйрь һәм публицист Әхәт Гаффарның иҗатын пропагандалауга, райондагы яшь каләм тибрәтүчеләрне барлауга һәм аларга иҗади яктан ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.

Оештыручыларның сүзләренә караганда, Әхәт Гаффар традицияләрен дәвам итүчеләргә, абсурдистик элементлар һәм психологизм белән сугарылган әсәрләргә өстенлек биреләчәк.

Әсәрләр Балык Бистәсе районы мәгариф бүлегенә — Балык Бистәсе шәһәр тибындагы бистәсе, 422650, Ленин урамы, 52 адресына тапшырылырга яисә электрон почта аша ([email protected]) «Конкурска!» тамгасы белән җибәрелергә тиеш. 1, 2, 3 урыннарга ирешкән яшь иҗатчыларга истәлекле бүләкләр тапшырылачак.

Әсәрләр 2022 елның 25 гыйнварына кадәр кабул ителә, җиңүчеләр 2022 елның февраль аенда игълан ителә.

  • «Гаффар дәвамчылары» иҗади бәйгесе беренче тапкыр 2018/2019 уку елында язучының 70 яшьлек юбилее уңаеннан уздырылган иде. Бәйгегә 39 эш килгән булган.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*