tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанда тамашачы иң күп йөргән театрлар билгеле
Татарстанда тамашачы иң күп йөргән театрлар билгеле

Татарстанда тамашачы иң күп йөргән театрлар билгеле

Тамашачы җыю буенча республика театрлары арасыннан лидерлар булып Камал, Качалов һәм Җәлил исемендәге академия театрлары һәм «Әкият» курчак театры тора.

ТР Мәдәният министрлыгы кичә дәүләт һәм муниципаль мәдәният учреждениеләренә тамашачы килү санын бәяләү методикасына багышланган киңәйтелгән киңәшмә үткәргән һәм 2022 елның беренче кварталы буенча нәтиҗәләрне анализлаган.

Татарстанда театр тармагы буенча проект офисы яңгыраткан саннар буенча, Татарстанда бу елның беренче кварталында былтыргы елның шул ук вакыты белән чагыштырганда тамашачы 37 процентка арткан. Бу 2020 елның I кварталы белән чагыштырганда 23 процентка артык.

2022 елның I кварталында тармак лидерлары булган Камал һәм Качалов театрларына 41 меңнән артык алынган. Опера һәм балет театры 33 меңнән артык билет саткан. «Әкият» татар дәүләт курчак театрында 32 меңнән артык билет сатылган.

Тамашачы саны артуда «Пушкин картасы»ның роле зур дип билгеләп үтелә отчетта. 2022 елның беренче өч аенда Татарстан театрлары 64 557 билет сатканнар. Качалов театры – 13 меңнән артык билет, Камал театры – 11 меңгә якын, Казан ТЮЗы һәм Әлмәт театры – 6 меңнән артык, Тинчурин һәм Буа театрлары – 5 мең тирәсе.

«Театрлар тамашачы өчен ачыграк була башлады, алар комфорт зонасыннан чыкты, яңа аудиторияне җәлеп итә башлады. Тамашачы китерүнең яңа форматлары барлыкка килде. Болар – спектакль-променад, театральләштерелгән концертлар, ачык интерактив экскурсияләр», – дигән Татарстанда театр тармагы буенча проект офисы җитәкчесе, Камал театры директоры Илфир Якупов ТР Мәдәният министрлыгының дәүләт һәм муниципаль мәдәният учреждениеләренә тамашачы килү санын бәяләү методикасына багышланган киңәйтелгән киңәшмәсендә.

Проект офисы театрларга татар телле спектакльләрне рекламалауга зуррак игътибар бирергә тәкъдим иткән.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*