tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татулыкка ни җитә?!
Татулыкка ни җитә?!

Татулыкка ни җитә?!

“Милләтне яклап бер сүз әйтә алмасаң — әйтмә, әмма аны һичбер хурлама”, — дип яза Мөхәммәт Мирза.Тик тормышыбызда хурлаучылар табыла шул. Бу хакта “Яңарыш” газетасының 11нче санында баш мөхәррир Рәмзия Габбасова бер хәбәрчебезнең агентлык җитәкчесенә шикаять язуы хакында хәбәр иткән иде инде. Дания апа беренче тапкыр гына шикаять язмый. Ә бу юлы “Дәүләт акчасын исраф итмәгез, “Яңарыш”ның тиражы юк, ул — Әгерҗе газетасы. Аны ябыгыз», — дигән сүзләрен халыктан яшереп калдырмаска булдык. Чираттагы республикакүләм хәбәрчеләр җыелышында әлеге мәсьәләне күтәреп чыктык.

Дуслар авыр чакта сынала, диләр бит. Сарапуллыларга “Афәрин!” дип әйтәсе килә. ТИҮ рәисе Фаил Исламгалиев, милли-мәдәни автономиясе рәисе Роберт Рыбаков, Сарапул районы татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Фелүн Шәйхелисламов, Якшур-Бодья­дан Кәрам Гыйләҗев, Кече Пургадан Зөлфия Кәримова, Яганнан Роза Сентякова, Удмуртиянең Төньяк районнарының мөхтәсибе, тарихчы Илмир Касимов, Ижау Җәмигъ мәчете имамы Исмәгыйль Шәйхетдинов, Удмуртия һәм Татарстан Язучылар берлекләре әгъзасы Әлфирә Низамова, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор Илдус Фатыйхов, икътисад фәннәре докторы, профессор, республиканың Иҗтимагый палата әгъзасы Раил Галиәхмәтов, Вәсилә Хәкимова, Ижау шәһәренең югары уку йортларында белем бирүче милләттәшләребез килде. Әлбәттә, җыелышка иң зур терәкләребез булган милли басмабызны таратучылар, актив хәбәрчеләр, газета укучылар чакырулы иделәр. Можга татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Руслан Галиев, Фәридә Аникина 25 кешедән торган үзешчәннәрнең концертын оештырып, җыелган халыкка бүләк ясадылар. Чыгышлар байтак булды, аларның иң үтемлеләрен сезгә тулысы белән тәкъдим итәбез.

Тамчыдан күл җыела

“Яңарыш”ның 9нчы санында Эльмира Нигъмәтҗан 2010 елда халык исәбен алу нәтиҗәләре буенча Удмуртиядә яшәүче 98831 татарның 47997се генә туган теле итеп татар телен санавы турында язып чыккан иде. Күргәнегезчә, бүгенге көндә яшь буында татар теленә карата кызыксыну уяту — ифрат авыр мәсьәлә. 28 ел буе “Яңарыш” газетасы телебезне саклап калуда әйтеп бетергесез эшләр башкара. Монда безнең активистларыбызның өлеше зур. Ижау шәһәрендә газетабызны таратучы 40тан артык нокта бар. Атна саен һава торышының, гаилә хәлләренең нинди булуына карамастан, йорттан-йортка йөреп, милли басмабызны таратучы һәркемгә зур рәхмәт.

Тамчыдан күл җыела, ди халык. “Яңарыш” газетасын республика районнарында ничек алдырулары хакында сөйләүче саннарга да тукталасым килә. Воткинскида 3609 татар яши, шуларның 11е генә милли басманы поч­та аша алдыра, ә 50 данә газетаны эшмәкәр Рәүф Кашапов яздырып, милләттәшләребезгә бүләк итә. Глазовта 4681 татар яши. Шуларның 34е почта аша алдыра, 100 газетаны Глазов заводлары директоры Кәрим Касимов яздырып бүләк итә. Камбаркада 1019 татар яши, шуларның 27се — почта аша, ә 20сен эшмәкәр Индус Абульфариков яздыра. Можгада 7695 татар яши, шуларның 87се почта аша алдыра, ә 100ен Руслан Галиев җитәкчелегендә эшмәкәрләр яздыралар.

Сарапулда 8952 татар яши. Шуларның 72се почта аша яздыралар. Фелүн Шәйхелисламов — 50, Зөлфәт Арсланов – 30, Роберт Рыбаков – 30 газета яздыра. Увада 877 татар яши, шуларның 6сы почта аша яздыра, 15 газетаны Фәрит Халитов яздырып, мәчеткә йөрүчеләргә өләшә. Балезино районында 3068 татар яши, шуларның 57се “Яңарыш”ны почта аша яздырып ала, ә Падерадан Асия Касимова 25 авылдашын газетага яздырып, атна саен өйләренә тарата. 16 газетаны эшмәкәр Станислав Касимов яздырып, авылдашларына бүләк итте.

Ижауда 62228 татар яши, шуларның 360ы поч­та аша яздыралар. Шулай ук Ижау Шәһәр думасы һәм Дәүләт Советы депутатлары үзләренең округларында яшәгән татарларга милли басмабызны яздыруга зур өлеш кертәләр: Альфред Зиннәтуллин, Марат Әүхәдиев, Олег Журавлев, Ленар Сафин, Фәрит Губаев, Алексей Санников, Софья Широбокова эшмәкәрләр Тәфкил Әхмәдуллин, Равил Саттаров, Илсөя Мөхәммәтшина, Вилнур Галиев. Күргәнегезчә, “Яңарыш” газетасының тиражын саклап калу өчен күпме милләттәшебез көч куя”, – диде Рәмзия Габбасова. Ул гонорарлар түләү мәсьәләсенә дә, редакциянең бүгенге икътисади хәле турында да тәфсилләп сөйләде.

Эшләмәгән кеше генә хаталанмый

“Яңарыш” газетасы чыга башлагач, аның беренче саннары Балезинога килеп җиткәнче кулдан-кулга йөреп, таушалып бетә иде. Бүгенге көндә аның саннарын изге Коръән китабы арасыннан табарга мөмкин. Ул заманда татар телендә газета чыгу язгы карлыгачлар кайткан кебек халык өчен дулкынландыргыч вакыйга булды. Хәзер дә кайбер гаиләләрдә милли басманың һәрбер санын җыеп баручылар бар. “Хәзрәт, бу газетаны кая куйыйк? Аны яндырырга кул бармый”, — диләр. Бу — “Яңарыш”ның дәрәҗәсен күрсәтә торган күренеш. Сер түгел, күп вакытта ике-өч ел чыгып, аннан юкка чыккан газеталар байтак. Ә “Яңарыш” газетасының 28 ел буе тиражын саклап кала алуын мин батырлыкка тиңлим.

Газетаның бер санын әзерләүнең дә шундый зур көч соравын мин яхшы беләм. Чөнки без Глазов шәһәре мәчетендә “Инзир” газетасын нәшер итәбез. Ул айга бер тапкыр гына чыга. Аның форматы бик кечкенә, 8 битле генә. 3 кеше тикшереп чыга. Аның ике бите генә татарча, алай да хатасы кала. Фәлән җирдә фәлән хата калган дип гаеп табып йөрү -­ мәгънәсезлек. Шуны онытмыйк: эшләмәгән кеше генә хата ясамый.

Халыкның нинди дәрәҗәдә мәдәниятле икәнлеген күрсәтүче әйбер ул — газета чыгару. Сарапул татарларының тарихын өйрәнгәндә анда 19-20нче елларда “Алга” дигән газета чыкканлыгын белдем. Казанда каталогта бар, ләкин бу газетаның нөсхәләре сакланмаган. ”Яңарыш” газетасы — бүгенге көндә барлык Удмуртия татарларын берләштереп торучы көч. Чөнки без атна саен “Яңарыш” аркылы республика татарларының тормышын белеп торабыз. Бу районда шундый чара уздырганнар, нигә без бу чараны уздырмыйбыз, дип көнләшеп эшлибез. “Яңарыш” ул — Удмуртия татарларының бердәнбер елъязмасы. Мин үзем тарихчы. Сарапул тарихын өйрәнгәндә “Яңарыш” газетасының сайтына кереп, күпме мәгълүмат таптым?! Ул татар телен өйрәнүчеләргә әсбап булып та тора әле.

Балезинода ике ел дини укулар алып бардым. Бер әби миңа “Хәзрәт, сез мине татарчага өйрәттегез, — дип рәхмәтен әйтте. — Мин хәзер “Яңарыш” газетасын уку дәрәҗәсенә җиттем”, — диде. Әлеге апа башкаларның “Яңарыш” газетасын укый алганына кызыккан булган. ”Яңарыш” газетасы — Удмуртия татарларының милли үзәге дә. Алар ярдәме белән нинди генә милли чаралар узмый?! Бездә яшәүче бер апа ай саен “Яңарыш” газетасын Себердә яшәүче туганына җибәреп тора, чөнки мондый милли басмалар барлык төбәкләрдә нәшер ителми”, – диде Илмир Касимов.

Татарга күсәк күтәрмик

“Рәмзия Габбасованың мәкаләсен укыгач, мин шундый фикергә килдем. “Яңарыш”ка яла ягып, аны ябуны сорап йөрү ул — Удмуртиядә яшәүче барлык татарларга күсәк күтәрү; моннан 28 ел элек, мең газаплар белән газетага нигез салган, аны тарату артыннан йөргән, инде мәрхүм булган хөрмәтле, күренекле шәхесләребезнең рухын рәнҗетү; бу — бүгенге көндә Удмуртия һәм Татарстан Язучылар берлегендә торучы, “Яңарыш”ның терәге булган әдипләребезгә, шагыйрьләребезгә кизәнү; бу — “Яңарыш” үстергән, каләмнәрен чарлаган, инде танылып өлгергән журналистларны, дикторларны, укытучыларны, татар телле тәрбиячеләрне санга сукмау! Һәм иң куркынычы – бүгенге көндә “Алтын йомгак” сәхифәсендә каләм шомартучы, сөенә-сөенә иҗат белән шөгыльләнүче, “Көмеш каләм” бәйгеләрендә, төрле олимпиадаларда җиңү яулаучы балаларның канатларын кисү! Бу — олы җинаять!

Ачу турында аерым бер хәдистә болай диелә: бер кеше Пәйгамбәргә киңәш сорап килә, Пәйгамбәр: “Ачуланма!” — ди. Икенче, өченче тапкырында кеше шул ук җавапны ишетә. Моннан күренгәнчә, ачу, үпкә, ярсу безнең миләребезне томалый, акылны бик­ли… Шул хәлдә адәм баласы бер кирәкмәгән эш эшләп ташларга мөмкин.

“Яңарыш” газетасы, Татар иҗтимагый үзәге, милли-мәдәни автономия, татарча тапшырулар әзерләүчеләр, татар теле укытучылары, тәрбиячеләр Ижауда күләмле эш алып баралар. Тагын шунысын да онытырга ярамый: “Яңарыш” — алты тапкыр бәллүр каләм иясе! Бу инде безнең фикер генә түгел, бездән күпкә зыялырак шәхесләр биргән бәя!” — диде Әлфирә Низамова.

Резеда Миркасыймова: “Туктагыз инде!”

«Дания апа Борһанова — өлкән яшьтәге апа. Ул безне өйрәтәсе урында татарлар өстеннән шикаять язып, түрәләргә йөри. Минем өстән дә шикаятьләр язды. Түрәләргә барганчы бер генә тапкыр да хаталарымны күрсәтеп, яныма килмәде. Мин — мәдәният өлкәсендә 40 ел хезмәт куйган кеше. Дания апаның шикаятьләреннән соң, яшермим, аяксыз калдым. Бу пычрак хатлар минем дәрәҗәмне төшерү өчен эшләнде. Мин җитәкчелектән китү белән “Спартак” халык иҗаты йортын сата башладылар. “Спартак” янына 14 катлы йортлар җиткерү өчен инвесторлар табыла, ә менә мәдәният учагын төзекләндерергә инвестор табылмый. Ходай язмасын, әгәр “Яңарыш”ны япсалар, аны бүтән ачмаячаклар. Туктагыз инде татарларга каршы көрәшүдән!»

Әгерҗелеләр булдыра

“Мин агентлыкка “Яңарыш” газетасын ябыгыз, дип кермәдем. “Яңарыш” — Әгерҗе газетасы, язмаларның 80% әгерҗелеләрнеке, редакциянең үзендә дә 80% әгерҗелеләр эшли, әгерҗелеләрне туктатыгыз дип әйттем”, — диде Дания апа Борһанова үзенең чыгышында. Әлеге сүзләр бик күпләрнең күңеленә тиде. Залда утыручылар шаулашып алды. Ижау шәһәренең 107нче балалар бакчасы мөдире Бриллиант Абдрахманова: “Мин Кырынды авылыннан. Безнең балалар бакчасында гел әгерҗелеләр эшли. Безнең кебек бакча әле Казанда да юк. Ижау шәһәре мәктәпләрендә эшләүче барлык татар теле укытучылары тумышлары белән Әгерҗе районыннан. Димәк, әгерҗелеләр булдыра. Эшли, эшне күрсәтә белгәч, әгерҗелеләргә рәхмәт кенә әйтергә кирәк”, — диде.
Халык санын алганда татарларны мишәрләргә, керәшеннәргә бүлгәләргә тырышканнар иде. Хәзер Дания апа Удмуртия татарларын бүләргә тырыша. Әгерҗе татарымы, Россиянең башка төбәгеннән килгәнме, әгәр милләткә хезмәт итә икән, аның кайсы яктан булуы мөһим микәнни соң?

Дания апа һәрвакыт кайда гына булмасын ике дипломлы укытучы булуы турында горурланып сөйли. Без аның өчен шат, чөнки татар теле белгечләренә һәрвакыт ихтыяҗ зур. Бүгенге көндә татар телен өйрәтүче факультативлар, курслар алып барырга укытучылар таләп ителә. Ижау шәһәренең 65нче мәктәбендә татар теле түгәрәген саклап калу өчен Вәсилә апа Хәкимова атнага 2-3 тапкыр Әгерҗедән килеп йөри. Ул Үзәк мәчеттә дә, педагогия көллиятендә дә укыта әле. Тәфкилә апа Тулбаева да мәчеткә йөрүче балаларга татар телен өйрәтү курсларын алып бара. Дания апа тырнак астыннан кер эзләгәнче әйләнә-тирәдәге яхшы кешеләр, аларның игелекле эшләре турында язса, барлык көчен, белемен яшь буынга татар телен өйрәтүгә юнәлтсә, күпме файдалы эш башкарыр иде.

Җыелышта Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе, Татар иҗтимагый үзәге, газетаның актив хәбәрчеләре, яздырып таратучылары исеменнән Матбугат һәм мәгълүмат агентлыгы җитәкчесе исеменә мөрәҗәгать кабул ителде, барлык милләттәшләребез аны бертавыштан хупладылар. Әлеге җыелыш тагын бер кат Удмуртия татарларының бердәм булуын, “Яңарыш” газетасының үз кыйбласыннан тайпылмавын күрсәтте.

Рилия Закирова,
yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*