tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өч галиме филология фәннәре докторы булды
Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өч галиме филология фәннәре докторы булды

Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өч галиме филология фәннәре докторы булды

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фәнни эшләр буенча директор урынбасары Олег Хисамов филология фәннәре докторы исемен алулары турында әйтте.

«Дипломнарны кичә Татарстан Фәннәр академиясендә академия президенты Мәгъзүм Сәлахов тапшырды. Республика ярдәме белән ачылган диссертация советында ел ярым эчендә ун фән докторы һәм ике кандидат исемен алдылар. Шулай итеп, кичә тел юнәлешеннән – мин, Рифат Мирхаев, әдәбият юнәлешеннән Алсу Шәрипова фән докторы булды», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Олег Хисамов докторлык диссертациясен узган ел 29 сентябрьдә яклаган. «Фәнни хезмәтем себердәге татар авыллары топонимнарына багышланган иде. Эшемне 13 ел экспедицияләрдә җыелган материал нигезендә яздым. Диссертацияне берничә тапкыр галимнәр, оппонентлар тикшерде», – диде ул.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*