tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тәүфыйк Кәримов Казахстан халыклары Ассамблеясы рәисенең урынбасары итеп билгеләнде
Тәүфыйк Кәримов Казахстан халыклары Ассамблеясы рәисенең урынбасары итеп билгеләнде

Тәүфыйк Кәримов Казахстан халыклары Ассамблеясы рәисенең урынбасары итеп билгеләнде

Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаев карары нигезендә, Казахстан халыклары Ассамблеясы рәисенең урынбасарлары итеп Наталья Дементьева һәм Тәүфыйк Кәримов билгеләнә, дип хәбәр итә Tengrinews.kz

Тәүфыйк Кәримов 1958 нче елның 1 нче февралендә Гурьев шәһәрендә туган. Күп кенә китаплар авторы. Хезмәтләре Казахстанда һәм Россиядә чыгучы әдәби журналларда бастырыла. Казахстан язучылар берлеге, шулай ук Россия һәм  Татарстан язучылар берлеге әгъзасы. Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе урынбасары, “Казахстан татарлары һәм башкортлары конгрессы” республика иҗтимагый берләшмәсенең идарә рәисе.

.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*