tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тәүфыйк Кәримовны яңа вазыйфага билгеләнүе белән котлыйбыз!
Тәүфыйк Кәримовны яңа вазыйфага билгеләнүе белән котлыйбыз!

Тәүфыйк Кәримовны яңа вазыйфага билгеләнүе белән котлыйбыз!

Хөрмәтле Тәүфыйк Әкрам улы!

Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы һәм шәхсән үз исемемнән Сезне яңа эш вазыйфасына –  Казахстан халкы Ассамблеясы рәисе урынбасары итеп билгеләнүегез белән ихлас күңелдән котлыйм.

Бүгенге көндә Ассамблея Казахстанда яшәүче халыкларның бердәмлеген формалаштыруда мөһим роль уйный һәм аларның мәдәниятен, телен, гореф-гадәтләрен торгызу, саклау,  үстерү өчен барлык кирәкле шартлар тудыруга өлеш кертә. Бүгенге көннән Сез «Казахстан татарлары һәм башкортлары конгрессы» республика иҗтимагый берләшмәсе идарәсе рәисе булып кына түгел, ә әлеге абруйлы вазыйфада да хезмәт куячаксыз.

Мөхтәрәм Тәүфыйк Әкрам улы! Сезне яңа вазыйфага билгеләнүегез белән тагын бер кат ихлас күңелдән тәбриклим. Сезнең тәҗрибәгез, идарә итү сәләтегез һәм оештыру осталыгыгыз бу югары һәм җаваплы вазыйфада зур казанышларга ирешергә мөмкинлек бирер дип ышанам. Сезгә чын күңелдән авыр һәм җаваплы эшегездә уңышлар телим. Озак еллар исән-имин яшәп, халкыбызга бергә-бергә хезмәт итәргә насыйп булсын!

Олы ихтирам белән,

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*