tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төбәкара фәнни-гамәли конференция «Ватаныбыз язмышы – безнең язмыш»
Төбәкара фәнни-гамәли конференция «Ватаныбыз язмышы – безнең язмыш»

Төбәкара фәнни-гамәли конференция «Ватаныбыз язмышы – безнең язмыш»

2023 елның 18 маенда, Республика татар мәдәнияте үзәгендә «Ватаныбыз язмышы-безнең язмыш» Төбәкара фәнни-гамәли конференциясе булып узды. Конференциядә төрле төбәкләрдән туган якны өйрәнүчеләр, дин әһелләре, тарих фәннәре кандидатлары, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе һәм В.М. Васильева исемендәге Мари тел, әдәбият һәм тарих фәнни-тикшеренү институты хезмәткәрләре, дәүләт архивы хезмәткәрләре, мәктәп укытучылары, китапханәчеләр, мәдәният хезмәткәрләре катнаштылар. Барысын да кечкенә ватаныбызның язмышы, киләчәге турындагы сораулар борчыды. Күп кенә чыгышлар диннебезне, телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калып яшь буынга җиткерү, авылларыбызның таркалмавы иде.

Ә инде конференция ахырында, Республика татар мәдәнияте үзәге директоры, Гайсин Илгис Зайнелгараб улы барлык катнашучыларга  алдагы эшләрендә зур уңышлар, нык сәламәтлек теләп, «Рәхмәт хаты»  тапшырды.

Рәмзия Әүхадуллина

Республика татар мәдәнияте

үзәге методисты

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*