tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубыл шәһәрендә “Ак калфак” иҗтимагый хатын-кызлар оешмасы яңа елга планнар билгеләде
Тубыл шәһәрендә “Ак калфак” иҗтимагый хатын-кызлар оешмасы яңа елга планнар билгеләде

Тубыл шәһәрендә “Ак калфак” иҗтимагый хатын-кызлар оешмасы яңа елга планнар билгеләде

Тубыл шәһәрендә “Ак калфак” иҗтимагый хатын-кызлар оешмасы киләчәккә планнар төзеде. Айсылу Әптелмән кызы Юнусова җитәкчелегендәге хатын-кызлар оешмасының эшенә быел өч ел була. Гүзәл затларыбыз өч ел дәверендә эшләгән эшләренә нәтиҗә ясадылар, киләчәккә планнары белән таныштырдылар. Шәһәр Думасы депутаты М.А.Никитин халкыбыз өчен эшләгән мөһим хезмәтләренә бәя биреп “Ак калфак” оешмасы рәисе А.Ә.Юнысовага рәхмәтләрен белдерде. Ул өлкә милләтләр комитетының, Төмән шәһәре себер татарлары автономисеннән, Тубыл шәһәре башлыгының, шәһәрнең “Бердәм партия”сеннән Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Ул Төмән шәһәре себер татарлары автономиясендә күп балалы гаиләләр һәм ветераннар белән эшләү комиссиясен дә җитәкли.

Айсылу Әптелмән кызы:”Башкарган гамәлләребез хакында сөйләп, күрсәтеп барабыз. Бөек Ватан сугышы ветераннарын, тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын да онытмыйбыз. Бу теманы яктырту, аларга хөрмәт күрсәтү безнең бурычыбыз. Милли гореф-гадәтләребез, бәйрәмнәребез турында мәктәп укучылары белән чаралар оештырдык. Безнең белән тыгыз элемтәдә эшләгән шәһәрнең яшьүсмерләр үзәгендә эшләүчеләргә, унбишенче мәктәп җитәкчесе С.З.Хисмәтуллинга, укытучылары Б.С.Ниязовага, Н.Б.Шамратовага рәхмәтләремне белдерәм “Бишек җырлары” чара себер татар мәдәният үзәгендә үтте. РФнең атказанган табибы, шәһәрнең мактаулы шәхесе Фәүрия Шәрипованың якты истәлегенә узган чарада зал тутырып якташларыбыз килде. Күренекле шәхеснең рухына багышлап Коръән ашы узды.

Безнең “Ак калфак” оешмасының иң актив әгъзалары Равиля Фазылова, Людмила Кәримова, Фәния Мелибаева, Нәсимә Корманова, Роза Ульянова-сез татар халкы, мәдәнияте, теле өчен янып яшисез.

Себер татар мәдәният үзәгендә махсус хәрби операциядә катнашучы тубыллыларга багышлап Коръән ашын үткәрдек, гуманитар ярдәм җыйдык. Бу чараны үткәрүдә “Бердәм Россия” депутатлары Михаил Никитинга, Эдуард Мәхмүтовка, улым Ришат хәзрәт Юнысовка рәхмәтләремне җиткерәм.

Балалар өчен реабилитация үзәгендә оештырылган “Баурсак” бәйрәме, мастер-класс уңышлы үтте. Катнашучы балалар сораулар бирде, милли ризыкларыбызны үзләре пешереп тә карады, аннары бергәләп чәйләр дә эчтек. Бу чараны һәм “Бишек җырын” яңа елның беренче кварталында яңадан үткәрүне планыбызга керттек. Һәр баланың күңеленә бу бәйрәм ошады. Шәһәребедә яшәүче күп балалы гаиләләргә быел яңа ел бүләкләрен җиткердек. Теләк булгач, бүләкләр дә табылды. Бөтендөнья татар конгрессының өлкәбездәге вәкиллеге рәисе Ринат Насыйровка, “Бердәм Россия” депутаты Михаил Никитинга рәхмәтләремне җиткерәм. Без үткәргән мәдәни чараларны яктыртып барган өлкә “Яңарыш” газетасы редакторы Алсу Сәгыйтовага, журналистларына уңышлар телимен,-“дип сөйләде.

“Ак калфак”лылар үткәргән һәр чара милли традицияләребезне, телебезне, динебезне өйрәнүгә, яшәтүгә юнәдлерелгән. “Тубыл осталар шәһәре”ндә оста куллы шәһәр һөнәрчеләрен җыеп, аларның иҗатлары белән тамашачыларны таныштырып, теләкләрен халыкка ишеттерү дә “Ак калфак” оешмасының тырышлыгы белән үтте. Үткәрелгән чаралар бихисап. Алар турында социаль челтәрләрдә яктыртылап бара. Киләчәктә дә “Ак калфак” оешмасының эшләре гөрләп торсын, яңа уңышлар сезгә телибез.

                                                                                                 Римма Умитбаева

Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*