tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Чита шәһәрендә сәүдәгәр Рәхмәтулла Нигъмәтуллин йорты белән танышты
Васил Шәйхразыев Чита шәһәрендә сәүдәгәр Рәхмәтулла Нигъмәтуллин йорты белән танышты

Васил Шәйхразыев Чита шәһәрендә сәүдәгәр Рәхмәтулла Нигъмәтуллин йорты белән танышты

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе эш сәфәрен Чита шәһәрендәге тарихи биналар белән танышудан башлады. Васил Шәйхразыев шәһәрнең тарихи өлешендә урнашкан Җәмигъ мәчетенә килде. Ул танылган сәүдәгәр Рәхмәтулла Нигъмәтуллинның агач йорты янәшәсендә урнашкан. Гыйбадәт йортын салу өчен татар бае үз җиренең бер өлешен бирә. Мәчет 1906 нчы елда сәүдәгәрләрдән җыелган акча хисабына торгызыла.

Совет власте урнашкач, мәчет ябыла. Мөселманнарга ул кабат 1992 нче елда кайтарыла. Читаның Җәмигъ мәчете – тарихи объектлар исемлегендә. Милли Шура рәисе гыйбадәт йортының эшчәнлеге белән танышты.

Вице-премьер шулай ук ук янәшәдә урнашкан сәүдәгәр Рәхмәтулла Нигъмәтуллин йортында да булды. Татар сәүдәгәре үз заманында хөрмәткә ия, танылган шәхес була. Чита татарлары тормышында зур роль уйнаган.

Сәүдәгәр йорты узган ел тулысынча төзекләндерелеп, яңадан ачыла. Финанс ярдәмне Байкал аръягы крае губернаторы Александр Осипов һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтә. Хәзер тарихи бинада татарлар тормыш-көнкүрешен чагылдырган музей да булдырылган. Анда әкренләп экспонатлар туплана. Васил Шәйхразыев музей белән дә танышты.