tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Туган илне сакларга һәм якларга кирәк
Туган илне сакларга һәм якларга кирәк

Туган илне сакларга һәм якларга кирәк

Димитровград шәһәре Җәмигъ мәчете ашханәсендә махсус хәрби операциядә катнашучы мөселман кардәшләребезнең әниләре һәм хатыннары белән очрашу узды. Мәҗлескә сиксәннән артык милләттәшебез чакырулы иде.

Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Ильяс хәзрәт Мухутдинов Коръәни-Кәримнән аять-сүрәләр укыды һәм Ватан өчен изге сугышта батырларча һәлак булучыларга шәһитлек дәрәҗәсе бирелүен, ил-көннәребезгә иминлек, тынычлык насыйп итүен теләп дога кылдырды.

Ә Димитровград шәһәре башлыгы Андрей Большаков барлык якташларыбызның да фашист калдыкларына – неонацистларга каршы чын батырларча сугышулары турында горурланып сөйләде.

Өлкә татар автономиясе рәисе Рамис Сафин төбәгебезнең барлык районнарында да татар автономиясе бүлекчәләре һәм мөселман оешмалары тарафыннан шундый очрашулар үткәрелүе турында хәбәр итте.

“Бүген без – татарлар, чувашлар, мордвалар, руслар, әзәрбәйҗаннар, барыбыз да бергә һәм бердәм. Бөек Ватан сугышы елларында ата-бабаларыбыз гитлерчыларга каршы сугышкан кебек үк, укронацистларга каршы сугышабыз һәм, һичшиксез, аларны җиңәчәкбез”,- диде мохтарият җитәкчесе.

Ульяновск өлкә Законнар чыгару Җыелышы депутаты Рамил Хайруллин хәйриячелек акцияләренә кушылып, СВО зонасына гуманитар  ярдәм җибәрүдә актив катнашулары өчен мөселманнарга рәхмәтләрен белдерде.

Мөселман хатын-кызлар союзының Димитровград бүлекчәсе рәисе Римма Афандеева СВОда катнашучыларның гаиләләренә, аеруча да балаларына һәрьяклап ярдәм күрсәтергә өндәде. Газиз улларын фронтка озаткан аналарга, әтиләрен зарыгып көтүче балаларга бүген бер дә җиңел түгел, аларга ярдәмебезне, җылы сүзебезне кызганмыйк, диде ул.

“Сүнмәс йолдызлар” ансамбле сәнгать җитәкчесе Миләүшә Халитованың улы Марат СВО зонасында контракт буенча хезмәт итә, Херсон өлкәсен дошманнан саклый икән.

“Балам күптән түгел генә кыска вакытлы ялга кайткан иде. Туган илебезне сакларга һәм якларга кирәк, шуңа күрә мин анда булырга тиеш, дип яңадан фронтка китте”,- ди Миләүшә ханым.

Очрашуда катнашучылар шифалы корбан шулпасы, татар халык ашлары белән сыйландылар.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*