tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тукайның вафатына 110 ел тулу уңаеннан шагыйрьнең Мәскәүдәге һәйкәленә чәчәк куйдылар
Тукайның вафатына 110 ел тулу уңаеннан шагыйрьнең Мәскәүдәге һәйкәленә чәчәк куйдылар

Тукайның вафатына 110 ел тулу уңаеннан шагыйрьнең Мәскәүдәге һәйкәленә чәчәк куйдылар

Татарстанның Россиядәге вәкаләтле вәкиллеге һәм Татар мәдәнияте үзәге хезмәткәрләре Мәскәүдә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның вафатына 110 ел тулу уңаеннан аның һәйкәленә чәчәк куйды.

«Бөек шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты – халыкка хезмәт итү үрнәге. Тукай 1913 елның 15 апрелендә Казанда вафат була. Яшь шагыйрь белән хушлашырга ун меңгә якын кеше килә», – диелә вәкаләтле вәкиллекнең телеграм-каналда урнаштырылган хәбәрендә.

Тантанада Татарстанның Россиядәге вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин, Мәскәү татарлары автономиясе җитәкчесе Фәрит Фарисов, Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәге директоры Әнвәр Хөсәенов катнашты.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*