tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Әләзән авылы заводлы булды
Түбән Әләзән авылы заводлы булды

Түбән Әләзән авылы заводлы булды

Бүген Пенза өлкәсенең иң зур татар авылларының берсе Түбән Әләзән авылында «NEW MIX” төзү материаллары чыгару заводы ачылды. Предприятиедә, башлыча, гипс һәм цемент нигезендә коры кушылмалар, клей һәм шуның кебек төзелеш кирәк -яраклары чыгарылачак.

Аны шушы авылда яшәүче 42 яшьлек Ильяс Дибердеев,җирле колхозның еллар буе ташландык хәлдә торган гаражында ачып жибргән. Җиде гектарны биләгән заводта 53 кеше хезмәт куячак. Биредә елына 450 мең тонна чимал җитештереләчәк.

Заводны ачу тантанасында өлкә губернаторы Иван Белозерцев чыгыш ясап,  авылларда мондый төр кечкенә заводлар ачу төбәк бюджетына гына түгел, ә авылларны саклап калу өчен дә зур өлеш кертәчәк, диде.

Бу якларда Дибердиевлар нәселе 18 нче гасырлардан бирле эшмәкәрлек белән кәсеп итә. Бүгенге завод хуҗасы өч бала атасы Ильяс Дибердиев та әлеге данлыклы нәсел дәвамчысы.

Рамис Сафин

Ульяновск

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*