tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфаның Дим районы татарлары “Каз өмәсе”нә җыелган
Уфаның Дим районы татарлары “Каз өмәсе”нә җыелган

Уфаның Дим районы татарлары “Каз өмәсе”нә җыелган

Халкыбызның йолаларын тергезү соңгы вакытта еш күренеш. Бу бик шатлыклы хәл, чөнки үткәне белән кызыксынган халыкның киләчегендә өметкә урын бар.

Уфаның Дим районы татарлары үзләренең активлыгы белән дан тота. Бу юлы алар оештырган “Каз өмәсе” чарасында халкыбызның гореф-гадәтләре чагылдырылган.
Бергәләшеп, өмәләшеп каз йолку, канат сыдыру, яңа каз йонын сибеп бәкегә юл салу, ап-ак түшкәләрне бозлы суда коендыру – берсе дә үтәлми калмады. Шул ук вакытта өлкән буын вәкилләре яшьләргә гореф-гадәтләр турында да сөйли, балалар белән кул эшләренә дә вакыт таба.

Гармун моңы һәм оештыруда зур ярдәм салган “Ак калфак” ансамбленең дәртле җырлары белән тулыландырып барган чара, әлбәттә, каз шулпасы белән дәвам итте. Татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллегеннән һәм Татар автономиясеннән булган кунаклар да уңган хуҗабикәдән һәм оештыручылардан бик риза булып хушлаштылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*