tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновскиның “Киндяковка” мәдәният йортында “Мөнәҗәтләр һәм бәетләр уку кичәсе” узды
Ульяновскиның “Киндяковка” мәдәният йортында “Мөнәҗәтләр һәм бәетләр уку кичәсе” узды

Ульяновскиның “Киндяковка” мәдәният йортында “Мөнәҗәтләр һәм бәетләр уку кичәсе” узды

Ульяновскиның “Киндяковка” мәдәният йортында “Нур” татар халык театры җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Җәмилә Мифтахова тырышлыгы белән әзерләнгән “Мөнәҗәтләр һәм бәетләр уку кичәсе” узды. Чәй табыны артында барган чарада егермедән артык мөнәҗәтче катнашты.

Мөнәҗәт сүзенең гарәп теленнән тәрҗемәсе Аллаһка сыену, Аңардан ярдәм сорау дигән мәгънәне аңлата. Әлеге кичәне дә “Дин дәресләре мәктәбе” мөгаллимәсе Хәния хаҗия Аббазова, Аллаһының ярлыкавын сорап, дога белән башлап җибәрде.

Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин бала чактан ук дәү әнисеннән бәет-мөнәҗәтләр ишетеп үсүен искә төшерде.

“Дәү әниемнең “Бәдәвам” исемле китабы бар иде. Ул кичләрен шуннан көйли-көйли безгә мөнәҗәтләр укыды. Олыгайган саен әлеге әсәрләр бик еш хәтердә яңара. Сөенми мөмкин түгел, соңгы елларда халкыбыз җәүһәрләре – бәет-мөнәҗәтләр тупланган җыентыклар яңадан кибет киштәләрендә күренә башлады”,- диде Рамис Сафин.

Ульяновск шәһәренең Үзәкләштерелгән клуб системасы директоры Людмила Хохлова “Нур” театры җитәкчесе Җәмилә Мифтахованың күпкырлы талант иясе булуын ассызыклап үтте.

“Җәмилә Зайдулла кызы һәр эшне җиренә җиткереп, ихлас күңел белән башкара. Ул сәхнәләштергән спектакльләргә тамашачы ашкынып йөри. Аның җырларын алкышларга күмәләр, йөрәк түреннән ургылып чыккан шигырьләрен йотлыгып укыйлар. Ә инде төрле кичәләр, очрашулар, “Аулак өй”ләр, “Кичке уен”нарның гөрләп узуы Җәмилә ханымның оста оештыручы булуын күрсәтә”,- диде ул.

Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина Җәмилә Мифтахова җитәкләгән “Нур” театры коллективының дус-тату, бердәм булуын билгеләп үтте.

Мөнәҗәт һәм бәетләрне саклап калу һәм яшь буынга җиткерү максатында “Өмет” газетасы да зур эш башкара.

“Газетабызда менә утыз елдан артык инде “Бәет һәм мөнәҗәтләр” сәхифәсе чыгып килә. Укучыларыбызның сагыш-борчуларын, кайгы-хәсрәтләрен басар өчен ихлас күңелдән язган барлык әсәрләрен биреп барырга тырышабыз”,- диде редакциянең җаваплы секретаре Рузия Хәлимова.

Аннары сүз мөнәҗәтчеләргә бирелде. Алар буыннан-буынга рухи мирас сыйфатында күчеп килгән әсәрләрне көйгә салып, йөрәкләргә үтеп керерлек итеп башкардылар.

Дөресен әйткәндә, бүгенге заманда мөнәҗәтчеләр табуы җиңел түгел. Җәмилә ханым аларны өлкәбезнең төрле почмакларыннан берәмтекләп җыйган һәм, билгеле инде, һәвәскәрләргә төпле киңәшләрен дә биргән.

Җәмилә Мифтахова, Хәния Аббазова, Красный Гуляйдан Нурания Халиуллова, “Ак калфак” оешмасы рәисе Кәримә Алиуллина, танылган рәссам Гүзәлия Ахмадуллина, Хәзинә Басырова, Рауза Фахрутдинова, апалы-сеңелле Фирая Шайхутдинова белән Зөлфия Хамидуллина дини-фәлсәфи, Туган ил, ана һәм бала, яшәү һәм үлем турындагы мөнәҗәтләрен яңгыратып, кичәдә катнашучыларны елаттылар да, җанга рәхәтлек тә бирделәр. Ә “Нур” татар халык театры үзешчәннәре гыйбрәтле мөнәҗәтләр дә әйттеләр, моңлы җырладылар да, тирән мәгънәле шигырьләр дә сөйләделәр.

Әлеге очрашу шундый кичәләр киләчәктә дә узар, халкыбыз мирасы сакланыр дигән өмет белән тәмамланды.

Рузия Хәлимова

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*