tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Санкт-Петербург шәһәренә бара
Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Санкт-Петербург шәһәренә бара

Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Санкт-Петербург шәһәренә бара

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев 16-18 март көннәрендә Россиянең Төньяк башкаласында очрашулар уздыра. Биредә ул Санкт-Петербург шәһәрендәге татар милли-мәдәни автономиясенең офисында барган ремонт эшләре белән танышачак.

Васил Шәйхразыев шәһәрдә бөек шагыйрьләребез Г.Тукай, М. Җәлил һәм татар мәгърифәтчесе А.Баязитов һәйкәлләренә чәчәкләр сала. Милли Шура рәисе Төньяк-Көнбатыш федераль округына кергән татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән дә очрашачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*