tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ягез әле, әниләр!”
“Ягез әле, әниләр!”

“Ягез әле, әниләр!”

8 Март – хатын-кызлар бәйрәменә багышланган кичәдә Гали авылының социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре һәм балалар бакчасы тәрбиячеләре «Ягез әле, әниләр!» дип аталган бәйге уздырдылар. Бәйгебезнең беренче туры «Кайнанага хат» дип аталган иде. Бу бик катлаулы бирем булганлыктан, хатны өйдән язып килергә мөмкинлек бирелде. Ике команда да шушы хатлары белән чыгыш ясаганда, кайнаналар көлеп тә туйдылар, елап та алдылар…

Бишек жыры бәйгесендә Алия Асылгәрәева һәм Наилә Фазуллинаның чыгышы бик ошады. Үзешчән сәнгать түгәрәгендә катнашучыларыбыз ялкынлы биюләр башкардылар, артистларга ошатып жырладылар, сценка куйдылар. Социаль хезмәткәрләребез командасы чын артистлар булып җитешкәннәр инде, хәзерге заман әкиятен уйнап күрсәткәндә, хатын-кызларыбыз рәхәтләнеп көлделәр.

Ә балалар бакчасы тәрбиячеләре чыгышын нәни кызчык Әминә Хәбибуллина башкаруында “Бер кыз бала җыр чыгарган” җыры белән башладылар. Аннары Россия телеканалында баручы «Әйдә өйләнешәбез!» тапшыруын бик кызык итеп сәхнәләштерделәр.

Яңа конкурска әзерләнер өчен музыкаль тәнәфесләр оештырылды. Балыклы Мәдәният йорты җитәкчесе Линар Абсаттаров җитәкчелегендәге һәвәскәр артистлар Руфия Камилҗанова һәм Алмаз Галиев, Похвистневодан Абелхарис Насыйров гүзәл затларыбызга бәйрәм сәламен тапшырдылар.

Бәйгедә катнашучыларның осталыгын абруйлы жюри бәяләп барды. Җирлек башлыгы Идрис Муллабаев, фермер хуҗалыгы җитәкчеләре Наил Баһаутдинов, Камил Исхаков, эшмәкәр Рәфкать Исхаков, бәйге турларына озак йомгак ясап азапланганнан соң, дуслык жиңде, дип игълан иттеләр.

Җирлек башлыгы катнашучыларга «Туган тел» җәмгыяте исеменнән Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр, олы яшьтәге апаларга чәчәк бәйләмнәре тапшырды. Бәйгедә катнашкан кадерле хатын-кызларыбызга һәм кичәбезне уздырырга ярдәм иткән Камил Исхаковка мәдәният хезмәткәрләре исеменнән рәхмәтләребезне житкерәбез. Хатын-кызлар бу бәйрәмнән бик канәгать калдылар. Укытучы Фәния Мөхәммәдиева Мәдәният йорты, социаль бүлек һәм балалар бакчасы хезмәткәрләренә: “Кызлар, чын бәйрәм ясадыгыз, рәхәтләнеп ял иттек. Ихлас күңелдән рәхмәт сезгә”, – дип күңелебезне күтәрде.

Раилә Асылгәрәева,

Гали авылы Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*