tatruen
Баш бит / Яңалыклар / В.Г. Шәйхразыевның Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан котлавы
В.Г. Шәйхразыевның Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан котлавы

В.Г. Шәйхразыевның Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан котлавы

Кадерле хатын-кызларыбыз!

Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Сезне язның беренче бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм. Әлеге 8 март бәйрәме – гүзәл чəчəклəр, шат елмаюлар һәм изге теләкләр белəн уралсын.
Татар халкында хатын-кызларга карата хөрмәт күрсәтү һәм ихтирамлы булу элек-электән килгән гадәт, чөнки яшәешебезне, тормышыбызны гүзәл затларыбыздан башка күз алдына да китереп булмый. Хөрмәтле хатын-кызларыбыз, Сез шəфкатьлелек, тугрылык, рухи һəм əхлакый чисталык – җир йөзендə булган барлык яхшылыкның җанлы гəүдəлəнеше.
Кадерле әниләребез, әбиләребез, апа-сеңелләребез, тормыш иптәшләребез, дусларыбыз, хезмәттәшләребез! Сезгə чын күңелдəн саулык-сəламəтлек, күңел тынычлыгы, хатын-кыз бəхете һəм шатлык-куанычлар телим! Яз сезгə җылы кояш нурларын, ə ир-егетлəребез йөрəк җылысын бүлəк итсен, гаилəлəрегездə иминлек һəм муллык хөкем сөрсен! Бәйрәм белән!

Иң изге теләкләр белән,

Татарстан Республикасы
Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессы
Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*