tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Вадим Шумков Татарстан Республикасы Рәисенә рәхмәт белдерде
Вадим Шумков Татарстан Республикасы Рәисенә рәхмәт белдерде

Вадим Шумков Татарстан Республикасы Рәисенә рәхмәт белдерде

Бүген, 28 июль, Курган өлкәсе губернаторы Вадим Шумков һәм Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министры Александр Куренков янгыннан зыян күргән Курган өлкәсенең Йолдыз (Эчкен) авылында булдылар. Алар янгыннан зыян күрүчеләр өчен яңа йортлар төзү барышын бәяләделәр һәм авыл халкы белән очраштылар.

Шулай ук Губернатор Вадим Шумков Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка Йолдыз авылында янгында зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде. “Татарстан һәм татар халкы Йолдыз авылын торгызуда зур ярдәм күрсәтә. Алар – үрнәк”, – диде Курган өлкәсе губернаторы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*