
Эшче төркем киңәшмәсендә шулай ук Татарстан Мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова, Татарстанның Түбән Кама районы башлыгы, Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин, Татарстан Министрлар Кабинеты аппаратының Татарстан Республикасы халыклары мәдәнияте һәм телләрен үстерү идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина, Чуваш Республикасы татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Фәрит Гыйбатдинов һәм башка рәсми затлар катнашты.

Сабантуй узачак мәйданда киңәшмә узганнан соң В.Г. Шәйхразиев Чувашия башлыгы М.В. Игнатьев һәм Чувашия Министрлар Кабинеты рәисе И.Б. Моторин белән очрашты, Сабантуйга әзерлек мәсьәләләре каралды. 6 июль – Чувашия дәүләт опера һәм балет театрында Татарстан сәнгать осталары концертын уздыру, 7 июль – XVIII Федераль Сабантуен уздыру буенча күрсәтмәләр бирелде.