tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Башкортстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Азат Бадранов белән очрашты
Васил Шәйхразыев Башкортстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Азат Бадранов белән очрашты

Васил Шәйхразыев Башкортстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Азат Бадранов белән очрашты

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев бүген Уфа шәһәрендә эшлекле сәфәрдә. Биредә ул Башкортстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Азат Бадранов белән очрашты.

Васил Шәйхразыев Азат Бадрановны Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан 2021 елга планлаштырылган чаралар белән таныштырды. Алар арасында – Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган чаралар.

Азат Бадранов Җиңү көне алдыннан шундый әһәмиятле программа белән Башкортстан Республикасына килү өчен рәхмәт белдерде. Биредәге программа Бөек Ватан сугышы геройларын искә алу, Галянур Бохараев һәм Фатих Кәрим бюстларына чәчәкләр салу, 11 герой-җәлилче хөрмәтенә 11 ылыслы агач утырту һ. б. чараларны үз эченә ала.

Шулай ук Васил Шәйхразыев Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында үткәрелә торган чаралар турында сөйләде. Ул әйтеп үткәнчә, регионнар башлыкларыннан әлеге чараларны үткәрү өчен җаваплы кешеләрне билгеләү соралды.

Милли Шура рәисе Чаллыда башкорт телен өйрәнү мөмкинлеге булган сыйныфлар булдыру  хакында да сөйләде. Ул Азат Бадрановны 25 майда Яр Чаллы шәһәренә күчмә утырышка чакырды.

Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы һәм Башкортстан Республикасы арасында дуслык һәм хезмәттәшлек турындагы Шартнамәнең 30 -еллыгы турында фикер алыштылар.

«Безнең дуслык һәм хезмәттәшлек 30 ел белән генә чикләнми. Безнең тарихи бердәмлегебезнең тамырлары борынгы заманнарга барып тоташа. Без шулай ук Татарстан белән төрле өлкәләрдә уртак эшчәнлек алып баручы якташларыбыз белән горурланабыз», – дип билгеләп үтте Азат Бадранов. Ул Башкортстан һәм Татарстанның 100 -еллыгын билгеләп үтүләрен ассызыклады һәм республикаларның беренче затларына багышланган конференция оештырырга тәкъдим итте.

Васил Шәйхразыев 1945 елның 30 апрелендә Берлиндагы Рейхстаг бинасы өстендә беренчеләрдән булып кызыл байракны күтәргән Гази Заһитовның 100- еллыгына һәм ике тапкыр Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган Муса Гәрәевның 100- еллыгына багышланган уртак чаралар үткәрүгә өметен белдерде.

Моннан тыш, Милли Шура рәисе Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1000- еллыгын бәйрәм итүне оештыруда уртак эшчәнлекнең мөһимлеген билгеләп үтте.  Шулай ук,Бөтендөнья татар конгрессы  тарафыннан ел саен «Җәлил укулары» конкурсы үткәрелүен әйтеп узды һәм  җәлилчеләрнең истәлеген мәңгеләштерү буенча хезмәттәшлек итү кирәклеген ассызыклады.

Милли Шура рәисе Бөтендөнья казахлар ассоциациясе һәм Бөтендөнья татар конгрессы арасында хезмәттәшлек хакында меморандум төзелү хакында сөйләде. Ул Бөтендөнья татар конгрессы һәм Бөтендөнья башкортлар корылтае арасында да шундый ук килешү төзүгә өмет белдерде. Азат Бадранов билгеләп үткәнчә, әлеге мәсьәләне гамәлгә ашыру 2021 елның җәенә планлаштырылган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*