tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Башкортстанга килде
Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Башкортстанга килде

Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Башкортстанга килде

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Габделгаяз улы Шәйхразыев эш сәфәре белән Уфа шәһәренә килде. Халыкара аэропортта аны Татарстан Республикасының Башкортстандагы даими вәкиле Йосып Якупов, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин каршы алды.

Милли Шура рәисе Башкортстандагы татар җәмәгатьчелеге, татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм актив әгъзалары, татар зыялылары, дин әһелләре белән бергә ифтар мәҗлесендә  катнашты.

Иртәгә, 7 нче майда, Васил Шәйхразыев Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры Азат Бадранов белән очрашачак. Соңрак Миякә районында “Идел-Урал” легионы оешмасында катнашкан Галләнур Бохараев исемендәге паркны караячак. Милли Шура рәисе 11 җәлилче истәлегенә агачлар утырту чарасында да катнаша.

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Габделгаяз улы Шәйхразыевның  эш сәфәре планында Бишбүләк районының Ает авылында урнашкан фронтовик-шагыйрь Ф.Кәрим музеена бару да каралган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*