tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Болгарда Татар федераль милли-мәдәни автономиясе советы утырышында катнаша
Васил Шәйхразыев Болгарда Татар федераль милли-мәдәни автономиясе советы утырышында катнаша

Васил Шәйхразыев Болгарда Татар федераль милли-мәдәни автономиясе советы утырышында катнаша

Бүген Болгарда Татар федераль милли-мәдәни автономиясе советы утырышы башланды. Җыенга Россиянең 43 төбәгеннән 97 делегат килде.

Очрашуда катнашучыларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының  Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев сәламләде.

“Татар федераль милли-мәдәни автономиясе” конференциясе эшендә җитәкчеләр, Россия  төбәкләреннән килгән татарларның милли-мәдәни автономияләр,  хакимият органнары, иҗтимагый институтлар вәкилләре һ. б. катнаша.

Конференциянең көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралачак:  2019-2022 еллар өчен ФНКАТ хисабы, контроль-ревизия комиссиясе хисабы, ФНКАТ Советын сайлау, контроль-ревизия комиссиясен сайлау һ.б.

Автономия 25 ел дәвамында эшчәнлек алып бара. Аның составына 38 региональ һәм 7 җирле автономия керә.

Автономиянең рәисе Илдар Гыйльметдинов әйтүенчә, 25 ел элек нигез салынган оешма бүген дә актив эшли. «Әйтергә кирәк, без Россия күләмендә иң зур милли оешмаларның берсе һәм шушы вакыт дәвамында гел үсеш юнәлешендә бардык. Автономия барлыкка килгәндә дистәдән артык оешма керә иде, бүген аларның саны 50гә якын. Бу – регионнардагы татарларының активлыгын, татар милләтен үстерүгә көч куярга әзерлеген дәлилли”, – диде ул.

Исегезгә төшерәбез, Милли-мәдәни автономиянең беренче рәисе 1998-2002 елларда Индус Таһиров, 2002-2007 елларда Римзил Вәлиев булды. Илдар Гыйльметдинов 2007 елдан бүгенге көнгә кадәр рәис булып тора.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*